Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Түбән Камада һәлак булган янгын сүндерүченең әтисе: «Хастаханә буйлап улымны эзләдем...»

0

«Ул минем гомерлек дустым иде», – ди «Түбән Кама Нефтехим»да янгында һәлак булган Марат Нәҗипов турында әтисе. Егеткә нибары 27 яшь булган. Ул бу яшендә янгын сүндерү эшендә чын профессионал булып өлгергән, яхшы эзләүче булган. Марат Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны эзләүдә катнашкан. Аның нинди кеше булуы турында әтисе һәм дуслары сөйләде.

«Марат тууга ук аның үзенчәлекле малай булачагын аңладык»

31 мартта «Түбән Кама Нефтехим»да янгын сүндергәндә 29нчы янгын сүндерү часте бүлегенең 27 яшьлек командиры Марат Нәҗипов батырларча һәлак булды. Ул фаҗига урынына беренчеләрдән булып килеп җиткән һәм шунда ук кешеләрне коткарырга кереп киткән. Ул бина эчендә булганда шартлау булган. Маратның һәм аның өч хезмәттәшенең гомере өзелгән.

Марат өйләнмәгән булган. Ул әти-әнисенең бердәнбер улы була.

Егетнең әтисе Альберт Нәҗипов йөк ташу белән шөгыльләнә, ә әнисе Ләйлә Нәҗипова медицина өлкәсендә эшли.

«Марат тиктормас малай булды. Кечкенәдән бөтен нәрсә белән кызыксынды. Бик мөстәкыйль булып үсте. Хәтерлим, аның пульт белән идарә итә торган машинасы бар иде. Шуның белән уйнап утырганда кинәт пультының батареясы утырган. Марат хатыным белән телевизор карап утырган якка йөгереп керде дә, телевизор пультындагы батареяларны алып чыгып китте. Ул һәрвакыт максатына ирешә торган егет булды», – дип сөйләде «Татар-информ»га Маратның әтисе Альберт Нәҗипов.

«Марат тууга ук аның үзенчәлекле малай булачагын аңладык», – ди Альберт Нәҗипов.

Маратның әти-әнисе бердәнбер улына иң яхшы белем бирергә тырышкан – егет инглиз телен өйрәнгән, саксофонда уйнаган, хоккей белән шөгыльләнгән. Нинди генә эшкә тотынмасын, иң яхшылар арасында булган.

«Дүртенче сыйныфта укыганда беренче тапкыр эзләүчеләр хәрәкәте белән танышты. Моңа безнең күршебез Григорий Ивановичның да катнашы бар. Марат аннан эзләүчеләр отрядлары турында ишеткән. Шуннан соң ул бу идея белән яна башлады. Лагерьгә язылды, анда дүрт смена рәттән кайтмыйча ятты. Анда аны хәрби дисциплинага, хәрби эш нигезләренә өйрәттеләр. Командирлары аннан бик канәгать иде», - дип сөйли янгын сүндерүченең әтисе.

Шуннан бирле Марат Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны эзләү белән шөгыльләнә башлаган. Волгоградка барган, трофейлар алып кайткан.

«Мәктәптән соң политехника техникумына керде, логистка укыды. 2017 елда Конфедерацияләр кубогында өлкән стюард булды. Аңа волонтерлар белән эшләү бурычын ышанып тапшырдылар. Моңа Маратның инглиз телен белүе ярдәм итте. Аңа хәтта хезмәт хакы да түләделәр. Ул моның белән бик горурланган иде.

Ул кубоктан футболчы Роналдиньо имзасы куелган туп алып кайтты. Бу туп безнең өйдә тора. Марат кубокта эшләгәндә FIFA президенты Джанни Инфантино аны 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатында эшләргә чакырганын әйтте. Без хатыным белән башта ышанмадык. Әмма Маратны чыннан да чакырган булганнар», - дип искә ала Альберт Нәҗипов.

«Имтиханнарын тапшырды, дипломын яклады да, шундук хәрби комиссариатка чапты»

Марат армиягә барырга бик теләгән. Үзе хәрби комиссариатка барып йөргән, диңгез флотына алуларын сораган. Анда егетләрне Маратның техникумда йомгаклау имтиханнары булырга тиешле көннәрдә җыйганнар.

«Директор аңа ярдәм итәргә булды. Марат 21 июльдә имтиханнарын тапшырды, дипломын яклады да, шундук хәрби комиссариатка чапты. Аны Владивостокка хезмәт итәргә җибәрделәр. Без аның балачагыннан бирле диңгезчеләр булу турында хыялланып сөйләшә торган идек. Шулай килеп чыкты да. Биш ай әзерлек узганнан соң, Маратны Р-29 ракета катерына хезмәт итәргә җибәрделәр», – дип сөйли әти кеше.

Армия хезмәтен төгәлләгәч, егет контракт имзаларга теләгән. Әмма әти-әнисе аны укуын дәвам итәргә күндергән. Кайткач, Марат югары уку йортына юристка укырга кергән – Федераль иминлек хезмәтендә эшләргә хыялланган. Әмма нәтиҗәдә егет Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итүне сайлаган.

Әти-әнисе улының һөнәр сайлавын уңай кабул иткән. 2021 елда Марат янгын сүндерү бүлегенә эшкә кергән.

«Бу синең сайлавың, улым» - дидек. Башта ул заводта логист булып эшләде, ләкин анда хезмәт хакы түләмәделәр. Шунда ул, янгын сүндерүче булып эшләүче дусты Дамирга карап, шунда күчте», – ди Маратның әтисе.

Хезмәт уңышлы барган. Марат янгын сүндерүчеләр ярышларына йөргән һәм призлы урыннар яулаган.

«Махсус операция башлангач, без аны, китмәсен дип, көчкә тотып тордык. Аның бик барасы килде. Ул вакытта әле магистратурада укый иде. Укып бетерергә кирәк, улым, дип үгетләдек», - дип искә ала Альберт Нәҗипов.

«Бала зыян күрүе турында ишеткәч, киенеп тә тормыйча чыгып йөгерде»

Марат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәтен дәвам иткән. Эшен бик яраткан.

«Февраль башында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына чакыру килде – Чаллыга таба юлда авария булган. «Ларгус» фура белән бәрелешкән. Машинада ир белән хатын һәм аларның кечкенә улы булган. Бала салонда кысылып калган, әти-әнисе чыгара алмаган. Бала зыян күрү турында ишеткәч, Марат, янгын сүндерү формасын да киеп тормыйча, бер футболкадан гына чыгып чапты. Ун минуттан ул инде авария урынында булган», - дип искә ала Альберт.

Янгын сүндерү бригадасы килеп җиткәндә малай клиник үлем кичергән булган.

«Әти-әнисе әйтүенчә, бала әле ике минут элек кенә елаган була. Марат сытылган металлны куллары белән каерып ачкан, баланы тартып чыгарган һәм җиргә сузып салган. Ул аны бик озак реанимацияләмәкче булган. Малайның әнисе: «Баламны җибәр, үлде бит инде» - дип кычкыра башлаган. Ләкин Марат аңа комачауламаска кушкан. Ахыр чиктә бала күзләрен ачкан. Ашыгыч ярдәм ярты сәгатьтән соң гына килеп җиткән. Малай исән калган. Баланың әтисе, Маратны кочаклап, бик озак рәхмәт укыган», - дип сөйли янгын сүндерүченең әтисе.

«Пешү җәрәхәтләре бүлеге буйлап «Марат! Марат!» дип кычкыра-кычкыра улымны эзләдем»

Марат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы хезмәте белән беррәттән йөк ташу белән дә шөгыльләнгән. Әтисе белән бергә эшләгән: «Ул кечкенә чагында ук миңа ияреп рейсларга йөри иде. Соңгы көнгә кадәр минем ярдәмчем булды. Ярдәмчем генә түгел, гомерлек дустым иде ул минем».

31 мартта Марат Алабугага йөк илткән. Янгын сүндерү частена эшкә өлгерер өчен бөтенесен ашыктырган.

«Соңга калган булса иде шул...», - дип авыр сулый әти кеше.

Ул көнне Марат көндезге сәгать икедә эшкә барырга тиеш булган, ләкин аны иртәрәк чакыртып китергәннәр.

«Марат бүлек командиры буларак беренче булып килеп җиткән. Нәрсәдер булганын аңлаган, чабып чыгып брандспойт алган һәм янгын сүндерергә кереп киткән. Шунда беренче шартлау булган. Улыбыз авыртудан газапланмыйча гына үлеп киткәндер, дип өметләнәбез. Пешү җәрәхәтләре бүлеге буйлап «Марат! Марат!» дип кычкыра-кычкыра улымны эзләп чабып йөрдем. Анда аның белән бергә эшләгән егетне күрдем. Ул Маратның оператор бүлмәсенә кереп киткәнен генә хәтерләвен әйтте. Ул егетнең бите бик нык пешкән. Аны махсус борт белән аны Мәскәүгә алып киткәннәр. Өченче янгын сүндерүче егет контузияләнгән. Дүртенчесе җиңелчә җәрәхәтләр генә алган, табиблар аны өенә кайтарып җибәргән», - дип Маратның әтисе.

«Бөтен республика кайгы кичерә»

Марат Нәҗиповның танышлары һәм якыннары егетнең гаиләсенең кайгысын уртаклаша. Алар барысы да һәлак булган янгын сүндерүче турында бары тик уңай фикерләр генә әйтә.

«Марат белән биш елдан артык 29нчы частьтә бергә эшләдек. Ул бик тырыш, кыю, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер егет булып истә калачак. Ул үз эшен бөтен җаны белән бирелеп эшли иде», – дип сөйләде Маратның хезмәттәше, 29нчы янгын сүндерү частенең каравыл башлыгы Вадим Гасыймов.

Барлык гадәттән тыш хәлләргә Марат беренчеләрдән булып килеп җитә иде, дип өстәде ул.

«Маратның гаиләсенең – әнисенең, әтисенең кайгысын уртаклашам. Бөтен Россия, бөтен республика кайгы кичерә. Без Маратны беркайчан да онытмаячакбыз. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә», - диде Вадим.

29нчы янгын сүндерү часте янгын сүндерү хезмәте диспетчеры Мәрьям Зиннәтуллина бу частькә 2024 елда гына килүе һәм Марат белән танышуы турында сөйләде.

«Мине матур итеп каршы алган беренче кеше Марат булды. Ул минем өчен чын ир-ат эталоны. Чибәр, яхшы күңелле, ачык, өлкәннәрне һәм кечеләрне хөрмәт итә иде. Бөтен эшне һәрвакыт җиренә җиткереп эшләде. Минем өчен бу зур югалту. Ул бик яхшы егет иде. Әти-әнисе аңа бик яхшы тәрбия биргән. Башта янгын сүндерүче булды, аннары бүлек командиры итеп билгеләнде. Киләчәктә каравыл җитәкчесе булыр, дип уйлый идек. Аның планнары зур иде. «Мәрьям апа, без бу частьне күтәрәчәкбез әле» - ди иде гел. Мин һәрвакыт яшьләргә Мараттан үрнәк аырга куша торган идем. Ул безнең йөрәкләрдә зур эз калдырды. Без маратны мәңге онытмабыз», - диде Мәрьям.

«Коткаручы һәм эзләүче бурычларын намус белән башкарды»

Маратның үлеме – «Нефтехимик» эзләүчеләр отряды өчен дә бик зур югалту.

«Отрядыбыз бик яхшы егетне югалтты. Марат уникаль кеше иде. Ул коткаручы һәм эзләүче бурычларын намус белән башкарды. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булды. Күптән түгел генә әтисе белән карават күчерергә булыштылар. Ике атна элек экспедиция вакытында табылган иске велосипедларны алып кайтты. Газель белән үзе барып алды. Безнең нинди зур кайгы кичерүебезне аңлатып бетерерлек сүзләр юк», - диде «Нефтехимик» эзләүчеләр отряды командиры Ольга Ланцова.

«Марат безнең отрядка политехника көллиятендә укыганда ук килде. Ул бик намуслы, ачык, һәрвакыт позитив кеше иде. Теләсә нинди проблеманы йомшартырга, барысын да шаяртуга борып җибәрергә тырыша иде. Марат Бөек Ватан сугышы барган урыннарда һәлак булган Кызыл Армия солдатларын һәм командирларын эзләде. Республика эзләнүчеләр фестивальләрендә катнашты, призлы урыннар яулады. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Без Маратны беркайчан да онытмаячакбыз», - дип өстәде ул.

Отряд бинасында Марат истәлегенә багышланган хәтер почмагы ясау планлаштырыла, диде Ольга Ланцова.

Бүген, 4 апрельдә, Түбән Кама батырларча һәлак булган янгын сүндерүче Марат Нәҗипов белән хушлаша. Хушлашу мәрасиме 10:00 сәгатьтә Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда (Лемаев мәйданы, 14) узачак.

Фотолар: Марат Нәҗиповның «ВКонтакте» битендәге шәхси архивыннан

Елена Фенина, «Татар-информ»






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net