Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз» конкурсы башланды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән санитар-экологик икеайлык башланды. Аның төп максаты - чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте.

Икеайлык белән бергә бүген республикада «Экояз» республика бәйгесе дә башланды, ул быел Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- «Экоярдәмче» (шәхси номинация): кече яшьтәгеләр төркеме (18 яшькә кадәр) һәм олы яшьтәгеләр төркеме (18 яшь һәм аннан өлкәнрәк);

- «Экоберләшмә» (коммерцияле булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һ.б.);

- «Экогаилә»;

- «Экокоманда» (мәгариф оешмалары): кече яшьтәгеләр төркеме (балалар бакчалары) һәм олы яшьтәгеләр төркеме (мәктәпләр);

- «Экопартнерлар» (гаммәви мәгълүмат чаралары): интернет-басмалар һәм телевизион мәгълүмат чаралары;

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек».

Бәйге 8 атналык марафон форматында уза, анда һәр атна конкрет темага багышланган.

1 атна - «Кошларга ярдәм ит». Бу атнада җимлекләр һәм сыерчык ояларын ясап, соңыннан аларны парклар һәм скверларга эләргә була.

2 атна - «Зоокайгырту». Катнашучылар приютларга бара, ризык, уенчыклар алып килә, шулай ук карау һәм игътибарга мохтаҗ терлекләр белән вакыт үткәрә ала.

3 атна - «Экологик илһам калейдоскобы». Бу атнада икенчел чималдан рәсемнәр һәм эшләнмәләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗлары өчен файдалы әйберләр ясарга тәкъдим ителә.

4 атна - «Табигать язмышы безнең кулларда». Катнашучылар җимеш агачлары һәм җиләк-җимеш куаклары утыртырга тиеш. 26 апрельдә Татарстан Республикасы тантаналы рәвештә Туган тел көнен һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Халыкның мәдәни мирасына һәм бөек шагыйрьгә хөрмәт йөзеннән биш атна буе барлык постларны татар телендә урнаштырырга кирәк булачак.

5 атна - «Тынычлык, хезмәт, май». Бишенче атна йортлар, мәктәпләр, парклар һәм скверлар тирәсендәге территорияләрне төзекләндерүгә багышлана.

6 атна – «Геройлар янәшәбездә яши». Конкурсның алдагы этабы мемориалларны, һәйкәлләрне төзекләндерүгә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итүгә багышланган.

7 атна – «Без чүп-чарны аерым җыю яклы». Катнашучыларга макулатура, пластик, кием-салым (һ.б.) җыярга һәм тапшырырга кирәк.

8 атна - «Чиста су». Марафонның соңгы атнасы сулыкларны һәм яр буе зоналарын чистартуга багышланачак. Катнашучылар елга, күл һәм буа ярларын тәртипкә китерү өчен җыелачак.

«Экояз»да хәзер үк катнашырга мөмкин. Моның өчен беренче атнадагы биремне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәңдә пост урнаштырырга һәм 5 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча чат-ботка хисап җибәрергә кирәк: https://vk.ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1.

Табигатькә теләгән һәркем ярдәм итә ала. Түбәндәге сылтама буенча бәйгенең барлык нечкәлекләре турында белергә, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтында конкурсның нигезләмәсе белән танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2026-9029309.htm.

Искәртеп үтәбез, узган ел «Экояз» конкурсы кысаларында 1100 гаилә туган якның чисталыгын саклауга өлеш керткән.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net