Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды: гариза бирү тәртибе

0

1 апрельдән Татарстан мәктәпләрендә балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды. Ул ике этапта узачак. Белем бирү оешмасына кабул итү өчен нинди документлар кирәк, аларны нинди ысул белән тапшырырга, укырга кергәндә кемнең өстенлеге булачак һәм чит ил гражданнарының балаларын ничек кабул итәчәкләр – «Татар-информ» материалында.

Документларны кабул итү сроклары

Мәктәпләргә документлар кабул итү вакыты ике этапка бүленгән, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Беренче этап 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда документлар сайланган мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләрдән, шулай ук өстенлекле укырга керү хокукына ия булучылардан кабул ителәчәк.

Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр узачак. Бу чорда документларны балалары өчен яшәү урынында түгел, ә башка районда урнашкан мәктәпне сайлаган татарстанлылардан кабул итәчәкләр.

Мәктәпләрне микрорайоннарга беркетү

Йортның кайсы мәктәпкә беркетелгәнлеген мәктәпнең рәсми сайтында белергә мөмкин.

Мәгариф оешмасында документ – мәктәпне микрорайонга беркетү турында норматив акт бар. Аның белән ата-аналар таныша ала.

«Уку йортлары һәм аларга беркетелгән адреслар исемлеген район яки шәһәр администрациясе формалаштыра. Аннары бу исемлек актта теркәлә, аннары ул бу елның 15 мартыннан да соңга калмыйча интернетта мәктәпләрнең рәсми битләрендә урнаштырыла», – дип аңлаттылар Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Йортның кайсы мәктәпкә беркетелгәнлеген мәгариф учреждениесенең рәсми сайтында белергә мөмкин

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Документлар исемлеге

Баласын беренче сыйныфка бирү өчен ата-аналарга түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

  • ата-ананың яисә баланың законлы вәкиленең шәхесен таныклаучы документ;
  • баланың туу турында таныклыгы;
  • баланың яшәү яисә вакытлыча тору урынында теркәлүен раслаучы документлар;
  • гариза.

Гариза формасын мәктәп сайтында табарга була. Гаризада ата-аналар шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә, шулай ук балага нинди телдә белем биреләчәген һәм ул туган тел буларак нинди тел өйрәнәчәген сайларга тиеш.

Әгәр бала чиратсыз яки өстенлекле тәртиптә укырга керү хокукына ия булса, моны раслаучы документларны тапшырырга кирәк.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кабул итү өчен психология-медицина-педагогика комиссиясе карары таләп ителә.

«Мәктәпләр башка төрле документлар таләп итә алмый», - дип билгеләделәр министрлыкта.

Закон балаларны мәктәпкә алу өчен тестлар үткәрүне рөхсәт итми

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Документлар тапшыру ысуллары

Ата-аналар документларны берничә ысул белән тапшыра ала:

  • мәктәпкә килеп;
  • почта ярдәмендә;
  • мәгариф оешмасының электрон почтасы аша;
  • дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.

«Быел документлар пакеты «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да кабул ителәчәк», - дип хәбәр иттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Баланың мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөрүе укырга кергәндә өстенлекле хокук бирми

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Өстенлекле тәртиптә укырга керү хокукы

Федераль законнар нигезендә, балаларның түбәндәге категорияләре беренче сыйныфка өстенлекле тәртиптә алыначак:

  • бертуган абыйлары һәм апалары әлеге мәктәптә укучы балалар;
  • хәрби хезмәткәрләрнең, полиция, Эчке эшләр органнары, Росгвардия һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте хезмәткәрләренең балалары.

Прокуратура хезмәткәрләренең, судьяларның, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балаларына интернаты булган мәктәпләрдә чиратсыз урыннар бирелә.

«Баланың мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөрүе өстенлекле тәртиптә укырга керү хокукы бирми. Бу өстәмә түләүле хезмәт. Мондый курска йөрү яки йөрмәү мәсьәләсен һәр ата-ана үзе хәл итә», - дип аңлаттылар министрлыкта.

1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка бирү мәсьәләләренә багышланган кайнар линия эшли башлый

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Мәктәпкә алу турында карар кабул итү тәртибе

Кабул итү кампаниясенең беренче этабында балалар беренче сыйныфка гаризалар кабул итү срогы тәмамланганнан соң – 1 июльдән 5 июльгә кадәр кабул ителә.

Икенче этапта балаларны мәктәпкә гариза биргәннән соң биш эш көне дәвамында кабул итәләр.

«Бала мәгариф учреждениесе боерыгы нигезендә кабул ителә. Беренче сыйныфка кабул итү турындагы боерыклар мәктәпнең мәгълүмат стендында урнаштырыла», - дип билгеләделәр ведомствода.

Баланы кабул итүдән баш тарту

Баланы бары тик мәктәптә буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул итмәскә мөмкиннәр. Мәктәпкә алу өчен тестлар үткәрү рөхсәт ителми, дип ассызыкладылар министрлыкта.

Мәктәпкә алудан баш тарткан очракта, баланың ата-анасы яисә законлы вәкиле бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү һәм якындагы мәктәпләрдәге буш урыннар турында мәгълүмат алу өчен үзе яшәгән территориядә урнашкан мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка бирү мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә эшли башлады. Анда 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр (843) 237-75-05 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

Чит ил гражданнарына кагылышлы сораулар белән шул ук вакытта (843) 237-74-36 телефонына шалтыратырга кирәк.

Баланы бары тик мәктәптә буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул итмәскә мөмкиннәр

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Чит ил гражданнарының балалары өчен документлар исемлеге

Чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның балаларыннан Россия мәктәпләренә беренче сыйныфка керү өчен түбәндәге документлар соралачак:

  • баланың ата-анасының яисә законлы вәкиленең шәхесен таныклаучы документ;
  • баланың яшәү яисә вакытлыча тору урынында теркәлүен раслаучы таныклык;
  • гариза;
  • баланың туу турында таныклыгы;
  • баланың ата-ананың яисә законлы вәкиленең шәхесен таныклаучы документның күчермәсе;
  • баланың туу турында таныклыгының яисә мөрәҗәгать итүченең туганлыгын раслаучы документның күчермәсе;
  • опека яисә попечительлек билгеләүне раслаучы документның күчермәсе;
  • баланың яшәү урынында яисә мәктәпкә беркетелгән территориядәге вакытлыча тору урынында теркәлүе турындагы документның күчермәсе яисә баланы яшәү урынында теркәү өчен документлар кабул итү турында белешмә;
  • балада йогышлы авырулар булмавы турында медицина бәяләмәсе;
  • баланың дәүләт дактилоскопик теркәлү узуын раслаучы документларның күчермәләре.

Россия гражданлыгын раслау

Чит ил гражданнарына мәктәпкә гариза биргәндә 14 яшькә кадәрге балаларның Россия гражданлыгын расларга кирәк. Моны өч ысулның берсе белән эшләргә мөмкин:

  • баланың гражданлыгы күрсәтелгән чит ил паспорты ярдәмендә;
  • ата-ананың берсенең Россия гражданы паспортының унынчы битендәге «Балалар» бүлегендәге язуы ярдәмендә;
  • баланың туу турындагы таныклыгындагы Россия гражданлыгын раслаучы тамга ярдәмендә.

Документлар пакетын тапшырганнан соң, чит ил гражданнары балалары рус теленнән тест узарга тиеш

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Халыкларны күчерү программасында катнашучылар өчен документлар

Әгәр баланың ата-анасы халыкларны күчерү программасында катнашучылар яки дипломатлар булган очракта, түбәндәге документлар соралачак:

  • баланың ата-анасының яисә законлы вәкиленең шәхесен таныклаучы документ;
  • баланың туу турында таныклыгы;
  • баланың яшәү яисә вакытлыча тору урынында теркәлүен раслаучы таныклык;
  • программада катнашучы яки дипломат статусын раслаучы документ.

Рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест уздыру

Чит ил гражданнары балаларын мәктәпкә бирү өчен документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки почта элемтәсе аша тапшыра ала.

Документлар пакетын тапшырганнан соң, балалар рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест узарга тиеш була.

Тест һәр айның беренче чәршәмбесендә үткәрелә. Моннан тыш, 26 августта һәм 30 сентябрьдә өстәмә сроклар билгеләнгән.

Надежда Гордеева, «Татар-информ»






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net