Миңнеханов Мурашко белән «Нефтехим»да зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турында сөйләште
Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанга эш сәфәре белән килгән Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Аерым алганда, әңгәмәдәшләр «Түбән Кама Нефтехим» заводындагы янгында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү турында фикер алышты. Кичә Мурашко Республика клиник хастаханәсендә булды, зыян күрүчеләрнең хәлен белде. Аларның барысына да тулы күләмдә медицина ярдәме күрсәтелә.
Кичә «Түбән Кама Нефтехим»да янгын чыкты. Соңгы мәгълүматлар буенча, өч кеше, шул исәптән янгын сүндерүче һәлак булган. 71 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән зыян күргән ун кешене Мәскәүгә китерделәр. Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде.
Моннан тыш, РФ сәламәтлек саклау министры һәм ТР Рәисе төбәк сәламәтлек саклау системасын үстерү, аны алга таба камилләштерү, югары квалификацияле медицина кадрлары әзерләү мәсьәләләрен кузгатты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм башкалар катнашты.
Соңрак Михаил Мурашко Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәрраховны югары уку йорты коллективына тәкъдим итте.
