Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2026

Казанда яшүсмерләр клубының бердәм интернет порталы эшли башлады

0

Казанда яшүсмерләр клубының бердәм интернет порталы эшли башлады. podrostok.tatar буларак билгеле яңа платформа шәһәрдәге «Минем Казан» дип аталган мәгълүмати порталның бер өлеше булып тора һәм әлеге чыганак ярдәмендә башкала халкы тиз арада балалар һәм яшүсмерләр өчен кирәкле түгәрәкләрне, секцияләрне таба алачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков җиткерде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Яшүсмерләр өчен каралган клубларны төзекләндерү, яңарту, үзгәртү эшләреннән соң алар тагы да көчәеп китте – клублар күпсанлы яшүсмерләрне кабул итә ала, алай гына да түгел әлеге оешмаларда үсеш өчен әһәмиятле юнәлешләр артты. Цифрлы чишелешләр ярдәмендә башкала халкының кыска вакыт аралыгында аңлаешлы мәгълүмат алу мөмкинлеге булдырыла. Бүгенге көндә сәләтне ачуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән дистәләгән юнәлешләр тәкъдим ителә. Шуңа күрә һәр ата-ана замана баласы һәм яшүсмер өчен мөһим булган шөгыльләрне таба алачак. Теләк белән бергә, безнең тарафтан игътибар булуы да мөһим. Ата-аналар һәм яшүсмерләр клубы җитәкчелеге белән яңа шәкертләр җәлеп итә алырбыз дип өметләнәбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Мэр билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр өчен каралган клублар каникул вакытында да эшли. «Әлеге клубларда балалар вакытны бушка уздырмый, файдалы эш белән шөгыльләнә ала. Мөмкинлектән һичшиксез файдаланырга кирәк», - диде шәһәр башлыгы.

Сайтта «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең барлык клуб бергәлеге турында мәгълүмат тупланган. Кулланучылар шәһәрдәге аерым бер район, юнәлеш, аерым бер түгәрәк буенча дәресләр эзли ала. Моннан тыш, платформада оешмалар турында мәгълүмат, учреждениеләр белән элемтәгә керү чыганаклары, кире элемтә формасы һәм актуаль яңалыклар урнаштырылган.

Аерым бүлек булдыру тәкъдиме халык соравы белән бәйле. Очрашулар барышында ата-аналар тарафыннан клублар эше, аларда тәкъдим ителә торган юнәлешләр, балага туры килә торган шөгыльләр буенча мәгълүмат тупланган уңайлы чыганак булдыру кирәклеге яңгыраган. Яңа платформа мондый мәгълүматны ачык һәм аңлаешлы итәргә тиеш.

Һәр клуб өчен аның эшчәнлеге белән бәйле җентекле тасвирламасы язылган аерым сәхифә булдырылган. Казанлылар әлеге система ярдәмендә түгәрәкләр җәдвалы белән таныша, беренче дәрескә языла, шулай ук бюджеттан тыш хезмәтләр өчен онлайн түләү мөмкинлегеннән файдалана ала.

«Әлеге платформаны тулысынча бушлай эшләгән битараф булмаган хезмәттәшләребезгә аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге яңа хезмәт яшүсмерләр, яшьләр һәм Казанның барлык халкы өчен цифрлы ярдәмче булыр һәм аның ярдәмендә һәр кеше клубларыбызда үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль таба алыр дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте комитет рәисе Дмитрий Хвостиков. – Казан балалар белән бергә үсә. Безнең тарафтан булдырылган һәр яңа чишелеш – башкалабыздагы яшүсмерләрнең якты киләчәге өчен!»

Бүген Казанда шәһәрнең төрле районнарында урнашкан 70 яшүсмерләр клубы эшли. Аларга 20 меңнән артык бала һәм яшүсмер йөри. Клубларда иҗади, спорт, техник һәм белем бирү юнәлешендәге дәресләр, шулай ук яшь казанлылар өчен аралашу чаралары уза.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net