Дүшәмбе Татарстанда +14 градуска кадәр җылыта
Дүшәмбе, 30 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Метеохезмәт фаразлары буенча, төнге сәгатьләрдә төбәктә температура +4..-1 градуска, көнчыгыш районнарда -5 градуска кадәр төшә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +9..+14 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык күзәтелә.
