2026 елда Татарстанда 700дән артык күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак
Татарстан Республикасында социаль өлкә объектларын, күпфатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә муниципалитетлар белән видеоконференция режимында узды.
Шәйдуллин сүзләренчә, мәгариф өлкәсендә 2026 елда дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында 170 объектны ремонтлау планлаштырылган. Инде 60 объектта эшләр алып барыла, ә 63 мәктәптә ремонт эшләре 18 процентка башкарылган. Азык-төлек блокларын ремонтлау алты объектта бара һәм җәйге каникул чорында активлаша.
Шәйдуллин күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына аерым тукталды. 2026 елда ул 41 муниципаль берәмлектә 706 йортны колачлый. Алты муниципалитеттагы 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган. Финанслауның гомуми күләме 9 млрд 65 млн сум тәшкил итә.
Бүгенге көнгә 16 муниципаль районда 169 күп фатирлы йортта эшләр башланган, төзелеш-монтаж эшләре 9 процентка башкарылган. Калган объектларга, график буенча, подрядчылар апрельдә эшкә керешәчәк.
