Бер ел эчендә MAX мессенджерында 107 миллионнан артык кулланучы теркәлгән
2025 елның 26 мартында MAX мессенджерында 107 миллионнан артык кулланучы теркәлгән. Аудитория арасында – Россия һәм чит ил кулланучылары да, дип хәбәр иттеләр мессенджерның матбугат хезмәтендә.
Компания мәгълүматлары буенча, 2026 елның мартында сервисның көндәлек аудиториясе 77 млн кешедән артып киткән. Кулланучылар уртача 1,5 млрдтан артык хәбәр җибәрә һәм тәүлегенә якынча 30 млн шалтырату ясый.
Мессенджер 40 илдә, шул исәптән БДБ, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы дәүләтләрен дә кертеп, йөкләп алу һәм теркәү өчен мөмкин. Чит ил кулланучылары саны 5 миллионнан артып китте.
Шулай ук каналларның экосистемасы актив үсеш ала: аларның саны 3,6 миллионга җиткән. Каналларга язылуларның гомуми саны 200 миллионнан артып китте.
