Рөстәм Ямалиев: Татарның күзендә нур булырга тиеш
«Башкалар спорт залында ун тапкыр күтәрелгән икән, татар кире кайтып, тагын биш тапкыр күтәрелергә тиеш, чөнки ул татар»
Рөстәм Фәизович, Мәскәү өлкәсе татарлары автономиясен җитәкләгәч, хәзер, анда татарлык рухын ничек күтәрергә уйлыйсыз?
Татар теле белән 1980 еллардан бирле шөгыльләнәбез. Минем остаз – Азат Зыятдинов. 1985 елда институт тәмамладым, комсомолда эшләдем. Кичләрен утырып, нәрсә ул татар теле, татар нинди булырга тиеш, татар милләтен ничек сакларга – шул хакта сөйләшә идек. «Татар теле нигә кирәк ул?» – дип сораучыларга ничек җавап бирү турында уйландык. 1985 елда Азат Зыятдинов белән методика уйлап таптык. Мин аның турында сөйләгәнем бар инде. Ул методика тренингка нигезләнгән. Менә һәр татар кешесенең эчендә татарлык рухы, иман булырга тиеш кебек бит инде. Я ул бөтенләй юк, я югары дәрәҗәдә, я без аны уятырга тиеш…
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Без ул методиканы башта сирәк кулландык, ләкин 2017 елдагы татар телен укыту белән бәйле вазгыятьтән соң, без аны даими кулланабыз. Мәктәпләргә йөрүне тагын да ешайттык. Елына кимендә 100 мәктәптә булам. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мәскәү мәктәпләрендә булам. Татар балаларын эзләргә тырышам. Ә Мәскәү татарлары штабында төп аудиториям – студентлар. Методиканың асылы шунда: студентларны чакырам, алар белән сөйләшә башлыйм. Татар сүзен мең тапкыр әйтәм. Бу гипноз түгел. Мин аларга татар нинди булырга тиешлеген, татар нәрсәсе белән аерылып торуын сеңдерергә тырышам. Татар милләтен беркайчан да беркем белән чагыштырмыйбыз, ә бары тик «татар татарча уйларга, өстәл артында татар кебек ашарга, чәчтарашы да, йөреше дә аерылып торырга, киеме дә татарныкы кебек пөхтә булырга тиеш» дип әйтәм.
Татар кешесе күршеләр белән дә үзен татарларча тотарга, татар күңелендә хәйриячелек булырга тиеш. Татарның карашы татарча, һәм күзендә нур булырга, маңгаенда ук гыйлемле булуы язылган булырга тиеш. Рус телен русларның үзенә караганда да яхшырак белергә, үткән һәм киләчәк буыннар арасында җаваплылыкны тоярга тиеш. Ул ата-анасы, дуслары, туганнары белән һәрвакыт аралашып яшәргә тиеш. «Без – татарлар!» дигән сүз белән даими эш алып барырга кирәк.
Мөмкин кадәр үзара татарча гына сөйләшергә тырышу мөһим. Дөрес, татар телен өйрәнү ул шактый озак вакыт сорый, бездә фигыльләр, сыйфатлар күп бит. Кызганыч, бик күп татар җәмәгать эшлеклеләре, телевидение дикторлары сөйләмгә рус сүзләрен кыстыра. Моңа да каршы көрәшергә кирәк.
Фото: © «Татар-информ»
Татар тагын кайсы ягы белән аерылып тора? Хыялы белән. Әйе, татарның хыялы да аерылып торырга тиеш. Алар саф, югары үрләрдәге хыяллар булуы мөһим. Без татарларны хыялланырга өйрәтергә тиешбез, алар зур татар гаиләләре турында хыялланып яшәргә тиеш.
Татар үз һөнәрендә камил булырга, иң яхшысы булырга тиеш. Урам себерүче икән, татарның ишегалды да, себеркесе дә иң чистасы булырга тиеш. Татарлар өчен югары бурычлар кую мөһим. Башкалар спорт залында ун тапкыр күтәрелгән икән, татар кире кайтып, тагын биш тапкыр күтәрелергә тиеш, чөнки ул – татар. Тормышта күбрәк нәрсәгә ирешергә тиеш, чөнки аның җилкәләрендә милләт өчен җаваплылык ята. Ул үз гаиләсендә, һөнәрендә югары бурычлар куеп яши белергә тиеш.
Кыскасы, «татар, татар, татар» дип гел кабатлап торырга кирәк. Шул методика белән елына кимендә 100 чара уздырам, яшьләр алдында, мәктәпләрдә балалар алдында чыгыш ясыйм. Эчләрендә иман, рух уянсын, уйлансыннар, үзләре өстендә эшләсеннәр, дим.
«Татар студенты цех башлыгы гына түгел, ә министр булам дип хыяллансын»
Биремнәр дә бирәсезме?
Алар өчен иң зур бирем – татар милләте, татар телен киләчәк буыннарга ничек тапшыру, ничек күчерү турында уйлану. Татар тормышта күп нәрсәгә ирешә алуына төшенергә тиеш. Татар студенты цех башлыгы гына түгел, ә министр булам дип хыяллансын.
Фото: © «Татар-информ»
Менә шулай үз методикагызны кулланып эшләүнең нәтиҗәләрен сизәсезме, яшьләрдә үзгәрешләр күргәнегез бармы?
Әгәр үзгәрешләр күрмәсәм, бу эш белән шөгыльләнмәс тә идем. Әлбәттә, яшьләрнең күзләрендә үк күренә алар, казанышларында да күренә. Тренинг аша татар яшьләре рухын күтәрү – ул нәтиҗәле ысул.
Хәзер автономия ни хәлдә?
Автономиянең хәле мөшкелрәк. 75 шәһәр арасында татар автономиясе 20сендә генә оешкан. Татар тормышында күпчелек – пенсионерлар, яшьләр оешмалары юк. Мәскәү өлкәсендә 20 институт бар, берсендә дә татар оешмасы юк. Безнең алда татар тормышын түбәннән күтәрү бурычы тора. Татар оешмалары абруен күтәрү мөһим. Гомумән, бу өлкәдә эшләр һәркемгә җитәрлек, элекке җитәкчелек тә катнаша ала, без дә тырышырбыз.
Алайса институтларда очрашулар уздырачаксызмы?
Әйе, институтларда, мәктәпләрдә очрашулар оештырырга уйлыйм. Минем төп эшчәнлек – яшьләр белән чаралар уздыру.
«Бусагадан ук кешеләр татар мәдәниятенә чумарлык булсын»
Узган ел Химкида Сабан туе узмаган. Быел булырмы?
Әйе, былтыр Химкида Сабан туе булмады. Андагы бәйрәм өчен Чистай шәһәре җаваплы булган. Тик Сабан туе планнан өзелгәч, төялгән 30 машинага әйберләрен бушатырга туры килгән. Быел уздырачакбыз. Чистайда былтыр төялгән машиналар күтәренке кәеф белән безгә килерләр дип уйлыйм.
Фото: © «Татар-информ»
Кунакларны ничек шаккатырырга уйлыйсыз?
Сабан туе июньдә узачак. Әлегә төгәл датасы расланмаган. Татарстан җитәкчелеген дә чакырачакбыз. Сабан туенда атрибутика күбрәк булсын дип ниятлибез – түбәтәй, милли костюмнар... Бусагадан ук кешеләр татар мәдәниятенә чумарлык булсын. Һәркайда баян тавышы яңгырап торсын, һәркайда татар биюләре, татарча яшьләр дискотекасы булсын. Сабан туенда берничә җирдә аулак өйләр булырга, Сабантуйдан соң туйлар гөрләргә тиеш. Моның өчен яучы карчыклар булуы да кирәк. Бизнес-клуб, балалар территориясе булачак. Чын милли спорт төрләре буенча ярышлар – милли көрәш, аркан тарту, капчык сугышы – болар бөтенесе булырга тиеш.
Мин күптәннән Домодедово автономиясе җитәкчесе дә булып торам. Анда да Сабан туе уздырачакбыз. Зур, масштаблы Сабан туе үткәрергә мөмкинлек булмаса, җыен булса да уздырырга кирәк. Иң мөһиме, татарлар баянга кушылып, татарча җырларга тиеш. Мин башта сөйләгән тренинг дигәннән, моңа татар биюе дә керә. Озак иттереп татарча биергә кирәк. Бу бик берләштерә, якынайта, бию аша иман, татарлык, рух уяна. Безнең биюләр гаҗәеп шәп бит алар.
Кыскасы, кешеләр чын татар бәйрәме Сабан туйда икәннәрен аңларга тиешләр. Башкортларны да җәлеп итәргә кирәк. Өлкәдә моңа кадәр Сабан туйларына башкортларны чакырмаганнар, катнаштырмаганнар.
Автономиядә тагын нинди өстенлекле юнәлешләр бар?
Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен дә хөрмәтләргә тиеш. Һәлак булган батырларның тол хатыннарын җыю традициясе бар. Шундый гаиләләргә игътибар биреләчәк.
Сезгә ниятләгән планнарыгызның тормышка ашуын, уңышлар телибез!
- Рөстәм Ямалиевка кадәр Мәскәү өлкәсе татарлары автономиясе белән Фаил Ибәтов җитәкчелек иткән, ә аңа кадәр 20 ел Фәрит Мохтәсәров булган.
