Бу атнада казанлылар сәүдә үзәкләрендә бушлай флюорография уза ала
Бу атнада Казан халкы бушлай флюорография уза ала. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күчмә рентген җайланмалары урнашачак урыннар:
25 март көнне 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Тандем» сәүдә үзәгендә (Ибраһимов ур., 56); 26 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Kazan mall» сәүдә үзәгендә (Павлюхин ур., 91); 27 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Горки парк» сәүдә үзәгендә (Зорге ур., 11б).
Тикшерү узарга теләүчеләрнең үзләре белән паспорты һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булырга тиеш.
