Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатына 1,8 меңнән артык катнашучы җыелачак

0

16 марттан 13 апрельгә кадәр Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак. Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ярышларда якынча 1 800 конкурсант – «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» категорияләрендә 600әр кеше катнашачак, дип хәбәр итә Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте.

Чемпионат Татарстанның 14 муниципаль районында 35 мәгариф оешмасы базасында узачак. Катнашучылар 50 төп һәм 75 төбәк компетенциясе буенча ярышачак. Программа яңалыклары арасында – «Каш ясау остасы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Ротангтан эшләнмәләр ясау», «Кузов ремонты», «Социаль тернәкләндерү белгече» һәм «Техник‑протезист» кебек юнәлешләр бар. Конкурсантларның эшен 630 эксперт бәяләячәк, ә мәйданчыкларда 400 волонтер эшләячәк.

Күпсанлы авыр тайпылышлары, шул исәптән менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Мөмкинлекләр фестивале» чемпионатның мөһим өлеше булачак. Чараның төп максаты – катнашучыларны социальләштерү, аларның беренчел һөнәри күнекмәләрен үстерү һәм социаль мәшгульлеккә ярдәм итү, шул исәптән балалар йортларында һәм интернатларда даими яшәүчеләр өчен. Фестиваль кысаларында катнашучылар технологик карталар формасында 22 компетенция буенча биремнәрне үтәячәк. Юнәлешләр арасында – «Пешекче ярдәмчесе», «Тукыма кисәкләреннән курчак ясау», «Пирография», «Интерьер әйберләрен бизәү», «Йон белән рәсем ясау», «Агачка рәсем төшерү» һәм башкалар. Фестивальдә 550ләп кеше катнашыр дип көтелә.

Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» узачак. Чара 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән һәм иртә профориентация өчен уен форматында узачак. Фестиваль Арча, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен иңли. 5 белем бирү оешмасы базасында яшь катнашучылар үзләрен 18 компетенция буенча күрсәтә алачак. Чарада 300гә якын конкурсант катнашыр дип планлаштырыла.

Элегрәк 2025 елда Татарстан вәкилләре Мәскәүдә узган «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында 69 медаль яулап, төбәкләр арасында медаль зачетында икенче урынны алганнар иде. Моннан тыш, республиканы «Абилимпикс» махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионатны оештыру һәм уздыру өлешендә «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләделәр.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net