Казан үзәгендә берничә машина катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән
Казанның Николай Ершов урамында дүрт автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, авария Haval автомобиле йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан. Ул «Турыга һәм уңга таба хәрәкәт» билгесе таләбен бозып, сулга борылган һәм Toyota, Hyundai, Kia автомобильләре белән бәрелешкән. ЮХИДИ мәгълүматы буенча, юл һәлакәтендә Toyota машинасының йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.
Нәтиҗәдә, трамвайлар хәрәкәте күпмедер вакытка туктаган, дип хәбәр иттеләр МУП «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.
