Ирада Әюпова Беларусь һәм Россия Мәдәният министрлыклары утырышында катнашты
Россия Федерациясе делегациясе составында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Беларусь һәм Россия Мәдәният министрлыклары коллегияләренең берләштерелгән утырышында катнашты.
Утырыш барышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Беларусь мәдәният министры Руслан Чернецкий ведомстволар арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне үтәү буенча юл картасын имзаладылар.
Ирада Әюпова шулай ук доклад белән чыгыш ясады, анда ике яклы мәдәни элемтәләрнең үсеш динамикасын һәм аларның тарихи нигезен билгеләп үтте.
«Безнең хезмәттәшлек көн тәртибе бик нәтиҗәле, һәм мин бер-беребезгә бу игътибар сүнмәячәк дип ышанам. Бездә вакыт белән дә, шартлар белән дә җимереп булмый торган бәйләнешләр бар», — дип ассызыклады Татарстан Мәдәният министрлыгы башлыгы.
Моннан тыш, чара кысаларында дәүләт бүләкләре тапшырылды. Мәдәни элемтәләрне үстерүгә сизелерлек шәхси өлеш кертүләре өчен Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
