«140 ел: Тукай мирасы буяулары» балалар һәм үсмерләр рәсеме конкурсы дәвам итә
Санкт-Петербургта «140 ел: Тукай мирасы буяулары» балалар һәм яшүсмерләр рәсеме конкурсы дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурска Габдулла Тукайның тормышын һәм күпкырлы иҗатын чагылдырган рәсемнәр кабул ителә.
Катнашучыларга үз эшләрендә чагылдырырга тәкъдим ителә:
- Шагыйрь образы, аның тормыш юлы.
- Г.Тукайның шигырьләренә, поэмаларына, әкиятләренә иллюстрацияләр («Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» һ. б).
- Тукай дан җырлаган туган як табигатенең шигъри образлары.
- Аның әсәрләреннән канатлы гыйбарәләр, метафоралар һәм символлар.
- Тукай – игелек, гаделлек, халыклар арасындагы дуслык җырчысы.
- Шагыйрь мирасын заманча уку.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән вәкиллек сайтында танышырга мөмкин.
