Татарстан Милли китапханәсендә кыргый табигатькә багышланган фестиваль уза
Казанда «Алтын ташбака» кыргый табигать Халыкара фестивале ачыла. 12 марттан 26 апрельгә кадәр ТР Милли Китапханәсендә шәһәр халкы һәм кунаклары кыргый табигать фотосурәтләре дөньякүләм иң зур конкурсларның берсе финалчыларының 120дән артык фотографиясен күрә алачак, дип хәбәр итә мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте.
Экспозицияне ачу тантанасы бүген 13:00 сәгатьтә була. Тантананы Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең иҗади директоры Алисә Журавлева алып барачак.
Экспозициядә дөньядагы әһәмияте буенча икенче урында торган кыргый табигать сурәтләре конкурсы финалчыларының 120 дән артык фотосурәте тәкъдим ителәчәк. Килүчеләр планетаның төрле почмакларыннан кабатланмас кадрлар, «Табигатьне саклаулы Россия» махсус коллекциясен, шулай ук «Мәскәүнең кыргый табигате» номинациясе фотосурәтләрен күрәчәк. Эшләрнең бер өлеше «Ак китап» проекты кысаларында махсус сизгер техникада башкарылган, шуның нәтиҗәсендә күргәзмә белән сукырлар да, начар күрүчеләр дә таныша алачак.
Фестиваль Президент табигать фонды ярдәмендә социаль өлге буенча уза. Керү барлык килүчеләр өчен дә бушлай.
«Алтын ташбака» – 20 елдан артык тарихы булган кыргый табигать фотосурәте өлкәсендә Россиянең иң эре мәдәни һәм экологик мәгърифәт вакыйгаларының берсе. Аның төп бурычы – сәнгать аша экологик аң һәм табигатькә сакчыл караш булдыру. Үткәрү елларында проект бөтен дөньядан катнашучыларны берләштерде: конкурска 158 илдән 46 мең автордан 220 меңгә якын эш керде.
