Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Ульяновск өлкәсендә «Россия халыкларының гаилә традицияләре» дигән гаилә фестивале узган

0

2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан без кабат үз тамырларыбызга, уртак тарихыбызга, безне бердәм һәм бөек ил итә торган рухи кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәбез. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасында Сенгилей районының Красный Гуляй урта мәктәбе ана теле укытучысы Гөлфәрия Латыйпова яза.

«Россиядә төрле буын, төрле һөнәр һәм төрле милләт вәкилләре яши. Безне барыбызны да уртак максат: Ватаныбызга мәхәббәт, аның якты киләчәгенә ышаныч, тынычлыкта һәм татулыкта яшәү омтылышы берләштерә. Россия халыкларының бердәмлеге елы – бөтен дөньяга безнең байлыгыбызны, мәдәниятебезне, көчебезне бердәмлектә күрсәтү мөмкинлеге ул.

Красный Гуляй урта мәктәбендә «Күптөрлелектә бердәмлек: Россия халыкларының гаилә традицияләре» дип исемләнгән гаилә фестивале узды. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бу вакыйга дуслык, иҗат һәм күпмилләтле илебез мәдәниятенә тирән ихтирамның чын чагылышына әверелде.

Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый һәм фестиваль бик күп гаиләләрне бер түбә астына җыйды. Аларның һәркайсы үз тарихы һәм үз осталыгының бер өлешен алып килгән иде. Мәктәпнең актлар залында балалар һәм ата-аналарның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды. Монда кайгыртучан әниләр һәм балалар кулы белән мамыктан ясалган искиткеч матур уенчыклар, үзенчәлекле һәм якты картиналар, бәйләү эшләре, чигүләр урын алган иде.

Шулай ук оста куллы әниләребез өйдә пешергән өчпочмаклар, пәрәмәчләр, төрле эчлек белән бәлешләр һәм татар милли ризыгы кыстыбыйны тәкъдим иттеләр. Камыр ризыклары күңел җылысын кушып һәм оста итеп әзерләнгән иде. Әти–әниләр белән беррәттән, балаларның да кыстыбый әзерләүдә катнашулары турында фильм күрсәтелде.

Гаиләләр төрле уен коралларында музыкаль әсәрләр башкарып, күңелле җырлаулары һәм дәртле биюләре аша үзләренең сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр. Һәр номер үз гаиләсе өчен ихлас һәм горурлык хисе белән тулы иде.

«Күптөрлелектә бердәмлек: Россия халыкларының гаилә традицияләре» Гаилә фестивале укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны иҗат, дуслык һәм үзара хөрмәт атмосферасында берләштергән вакыйгага әверелде. Ул һәр йортта, һәр гаиләдә үзенең уникаль хәзинәләре саклануын һәм нәкъ менә шушы күптөрлелектә безнең көч һәм матурлык яшерелгәнлеген күрсәтте.

Быел без бергәләп милләтара татулыкны ныгыту, Россиядәге барлык халыкларының бай мәдәни мирасын саклау һәм үстерү өстендә эшләячәкбез. Чөнки без бергәләп тагын да көчлерәк, чәчәк атучы һәм гадел ил төзи алабыз. Анда һәр кеше үзен зур һәм тату гаиләнең бер өлеше итеп хис итә, гаилә бәйләнешләрен ныгыта, балаларда үз мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net