Татарстан Милли китапханәсе Туган тел көненә багышланган программа әзерләгән
Халыкара туган тел көнен 1999 елда ЮНЕСКО гамәлгә куйган. Шуннан бирле бу бәйрәм ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бәйрәм уңаеннан махсус программа әзерләгән. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара тел һәм мәдәни төрлелекне саклау һәм үстерүгә, халыкларның традицияләренә карата хөрмәтне ныгытуга, мәдәни тәңгәллекне һәм туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.
Программа 22 февральдә көн дәвамында китапханә бинасында узачак.
