Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ир-ат язучылардан да болайрак: Казанда Халисә Мөдәррисованың яңа китабын тәкъдим иттеләр

0

«Халисә Мөдәррисова – Башкортстанның татар әдәбиятында күренекле хатын-кыз язучыларның берсе»

Татарстан Язучылар берлегендә шагыйрә, язучы, драматург, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Очрашу берлекнең киңәшмәләр залында, түгәрәк өстәл форматында үткәрелде. Иң элек Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла сүз алды.

«Очрашу фикер алышу форматында барыр. Үзем әле китапны укып чыга алмадым. Ләкин Халисә Мөдәррисованың иҗаты белән танышбыз, аның әсәрләренең күбесе «Казан утлары» журналында да дөнья күрде. Әлеге яңа китабында аның истәлекләре урын алган. Наҗар Нәҗми, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева кебек олпат шәхесләр һәм башка күренекле замандашлар турында язмалары кергән. Ул алар хакында бик кызыклы итеп язган һәм төрле вакыйгаларны сурәтләгән, портрет-язмалар тәкъдим иткән», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла һәм китап авторына гөлләмә бүләк итте.

Әдәби-мәдәни чарада шулай ук Татарстан китап нәшриятыннан әдәбият белгече, язучы, шагыйрь һәм драматург Галимҗан Гыйльманов та бар иде.

«Бу китап Татарстан китап нәшриятының еллык планы нигезенә дөнья күрде. Матур әдәбият редакциясе буенча басмаханәдә нәшер ителде. Халисә Мөдәррисова – Башкортстанның татар әдәбиятында күренекле хатын-кыз язучыларның берсе. Үзенең зыялы булуы, тормыш юлы һәм фикер йөртүе белән дә автор игътибарга лаек. Минемчә, «Сүзләр, йөзләр, эзләр»дәге истәлекләр – хәтер-хатирә язмалары гына түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә әдәби әсәрләр дә. Язучыларыбызның, җырчыларыбызның образларын шулкадәр уңышлы һәм җитди тудыра белү өчен чыннан да әдип булу кирәк», – диде ул.

Чыгышы азагында Галимҗан Гыйльманов: «Бу әсәрләрнең кыйммәте шунда – алар безгә өр-яңа материал бирә», – дип тә өстәде.

Сөйләшү барышында Халисә Мөдәррисова үзе әйтүенчә, китапта язылганнар автобиографик рухта һәм алар булган хәлләрне, вакыйгаларны сурәтли.

Рәдиф Гаташ «Сүзләр, йөзләр, эзләр» турында: «Мондый китапны күргәнем юк иде»

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ та «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы турында фикерен белдерде.

«Мондый китапны күргәнем юк иде әле. Бу сайланма әсәрләр дә, томлык та түгел. Бик матур тәэсир калдыра торган басма. Халисә Мөдәррисованың драматургиясе дә зур резонанслы булды. Аның пьесасы ике республика театрында да сәхнәләштерелде. Автор ике төбәк әдәбияты багланышларын дәвам итүдә дә зур һәм лаеклы роль уйный. Халисә Мөдәррисова иҗатының уңышын милли мотивлардан, тормышчан итеп язуыннан күрәм. Каләмдәшебезне котлыйм. Мондый китаплар тагын нәшер ителсә иде, бу безнең әдәби аренада нык басып торуыбызны күрсәтә һәм исбатлый», – дип бәяләде Халисә Мөдәррисова иҗатын Рәдиф Гаташ.

Шулай ук «Казан утлары» журналында эшләүче күренекле язучы һәм шагыйрь Рафис Корбан да яңа басма чыгу уңаеннан үз фикерен җиткерде.

«Халисә Мөдәррисованың бик күп җырлап торган шигырьләрен беләбез. Аның прозасы да бик яхшы, уңышлы килеп чыгуын күрәбез. Халисә белән без күптәнге дуслар», – диде ул.

Зиннур Мансуров: «Халисә Мөдәррисова – ир-ат язучылардан да болайрак»

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров та авторның яңа басмасы һәм иҗатына бәяләмә бирде.

«Сүземне шундый бер хакыйкатьтән башлыйсым килә. Чын язучы фикер иясе булырга тиеш. Юк, мин әйтмим, философ, галим дәрәҗәсендә, дип. Чөнки аңа Аллаһы Тәгалә каләм осталыгы сәләтен биргән икән, ул сүзләрдән фикер оештыру зарур. Ул үзенең карашын бөтен дөньяга белдерә ала. Халисә Мөдәррисова – ир-ат язучылардан да болайрак. Аның яңа китабын укып чыктым, ул әйбәт язучы һәм шагыйрә», – дип сөйләде әдип.

Зиннур Мансуров әйтүенчә, Халисә Мөдәррисова – олпат язучыларның иҗат юлын дәвам итә.

«Безнең өлкән буын Совет чоры әдипләре әдәбият белән генә чикләнмәде, ә сәнгатьнең бөтен төрләре буенча фикерләрен белдереп килде. Мәсәлән, Сибгат Хәким – музыка һәм композиторлар турында, Гомәр Бәшировның томлыкларында музыка сәнгатенә кагылышлы бик күп әйберләр бар. Халисә шушы олпат язучыларыбызның традицияләрен дәвам итә. Мин – Хәйдәр Бигичевлар белән якыннан аралашып яшәгән кеше, аның хакында укып гаҗәпләндем. Аннары Мөдәррис Әгъләмов, Рим Идиятуллин турында да укыдым. Чын язучы каләмдәшләренә дә иҗади портрет ясый белергә тиеш. Бу җәһәттән әлеге китапта Халисә Мөдәррисова чын фикер иясе булып ачыла», – диде ул.

Шулай ук китапны тәкъдим итү кичәсендә Халисә Мөдәррисованың иҗаты югары дәрәҗәдә бәяләнүен, аның әсәрләренең камиллеген билгеләп үттеләр.

Кинорежиссёр Нурания Җамали Халисә Мөдәррисованың яңа китабы буенча фикер алышу оештыра

«Халисә ханым белән Башкортстанда танышып кайттым. Ул безне күреп белмәгән килеш чәйгә чакырды. Мин бит инде аш-су остасы һәм анда сыйланган ризыкларның тәмлелегенә шаккатып кайттым. Гомумән, Халисә Мөдәррисовага сокланам. Кызганычка каршы, китабы соң килде һәм укырга мөмкинлегем булмады әлегә. Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар телим», – диде танылган язучы һәм шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Морат.

Шулай ук әдәби-мәдәни очрашу вакытында кинорежиссёр Нурания Җамали «Сүзләр, йөзләр, эзләр» җыентыгы буенча китап сөючеләр клубында фикер алышу оештырырга тәкъдим итте. Аның тәкъдимен хупладылар.

Алга таба шагыйрә Илсөяр Иксанова сүз алды. «Халисә апа, без сезне яратабыз, яңа китапларыгызны тәкъдим итү кичәләрен көтеп калабыз», – диде ул.

Чара язучының каләмдәшләре, иҗатташ дуслары чыгышлары белән дәвам итте.

Рәсимә Гарифуллина: «Халисә Мөдәррисова – җәмгыять тудырган эпик хатын-кыз»

ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Балык Бистәсеннән журналист Рәсимә Гарифуллина каләмдәшенең иҗаты тормышчан булуын әйтте.

«Сагынуларга чыдый алмыйча килдем, күп сәламнәр алып килдем. Исеңдә булса, пьесаңны карарга «Өмет» халык-фольклор ансамблен җыеп алып килгән идем. Мин аларны Чыңгыз Айтматовның «Буран» спектаклен тамаша кылырга да алып бардым. Алар аны аңламадылар, ә синекен яраттылар. Халисә Мөдәррисова – җәмгыять тудырган эпик хатын-кыз. Ул язучы да, укытучы да, ана да, берникадәр дәрәҗәдә артист һәм чиновник та. Халисә белән икебезнең образларын чагыштырып караганыбыз бар. Икебез дә әби белән бабайда тәрбияләндек, аннары җәмгыятьткә армый-талмый хезмәт иттек», – дип белдерде ул.

Рәсимә Гарифуллина билгеләп үтүенчә, яңа басмага кергән барлык әсәрләр белән дә ул яхшы таныш. Аннары ул Халисә Мөдәррисованың әсәрләре тормышчан булуын да әйтеп үтте. Аның фикеренчә, авторның үзе турында да әдәби әсәр язылырга тиеш һәм ул моңа лаек.

  • Халисә Сәгыйть кызы Мөдәррисова (Янгирова) – 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә туа. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» спектаклен Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәләштерсә, Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры куйды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net