Гыйнвар аенда Татарстанда 16 кеше алкоголь белән агуланып үлгән
2026 елның гыйнварында Татарстанда 16 кеше алкоголь белән агуланып үлгән. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2026 елның гыйнварында алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән кискен агулануның 39 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 1,3 тапкырга кимрәк», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Спиртлы эчемлек белән агулануның 16 очрагы үлем белән тәмамланган. Бу күрсәткеч узган елның гыйнварындагы кебек - ул вакытта республикада 18 кеше вафат булган.
Зыян күрүчеләрнең төп өлеше – балигълык яшендәгеләр (84,6 процент). Балалар (10,2 процент) һәм яшүсмерләр (5,2 процент) арасында агуланучылар сирәк. Статистикада, гадәттәгечә, ир-атлар өстенлек итә.
