Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Гыйлем» интеллектуаль конкурсы үтте

0

24-25 гыйнвар көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәүге тапкыр Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен «Гыйлем» интеллектуаль конкурсы узды. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган «Гыйлем» конкурсы ике турдан гыйбарәт. Беренче дистанцион тур 2025 елның ноябрь-декабрь айларында уздырылды. Беренче турда Татарстан Республикасы урта мәктәпләрендә 10-11 сыйныфларда белем алучы 218 укучы катнашты. Беренче тур нәтиҗәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан тест сорауларының яртысына дөрес җавап биргән 98 укучы икенче этапка үтте.

Икенче тур 4 этаптан гыйбарәт. Икенче турның сигездән бер этабы конкурс юнәлешләренең берсе буенча проект эшләүне күздә тоткан. Гыйнвар аеның беренче атнасында икенче этапка үткән укучылар проект эше җибәргән. Эшләрне конкурс сайтына элгәннән соң 12 -15 гыйнвар аралыгында тавыш бирү этабы булган. Тавыш бирүдә 20 меңнән артык укучы катнашкан.

Барлык проектлар «Гыйлем»нең сайтында урын алган. Проект эшләре этабында иң күп тавыш җыйган 24 укучы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә конкурсның алдагы этабына чакыру алган.

Жиңүчеләрне котлап, институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов конкурсның кыйммәтен аерып билгеләп үтә.

«Бу, чынлап та, тарихи вакыйга, чөнки мондый конкурс тәүге тапкыр уздырыла. Укучылар берничә этапта татар теле, әдәбияты, мәдәниятеннән, халык авыз иҗатыннан белемнәрен сынадылар. Без Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәм комиссия рәисе Марат Әхмәтовка иң олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитовка, кафедра мөдирләренә, укытучыларга, студентларга рәхмәт. Шулай ук иң олы рәхмәтебез – конкурста катнашкан һәр укучыга! Без сезне институтыбызда студент буларак көтеп калабыз!» – дип беелдерә Рәдиф Җамалетдинов һәм җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырды.

Конкурста Норлат районы Колбай Мораса гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗанова җиңү яулаган (җитәкчесе — Рәмзия Галиуллина). Укучыга 50000 сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылган. Икенче урынны Арча районы Апаз урта гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Камилә Хәмидуллина яулый (җитәкчесе — Алсу Фәйзиева). Укучыга 40000 сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылган. Конкурста өченче урынга Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексының 11 сыйныф укучысы Лилия Кәримова лаек була (җитәкчесе – Рамил Ханнанов). Укучыга 30000 сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылган.

Конкурс Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» проектларының берсе буларак гамәлгә ашырылды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net