Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2016

Гыйбрәт ала белик

0

Яңа ел яллары чорында  булган зур фаҗига бөтен республика халкын тетрәндерде. 9 гыйнвар төнендә Лениногорск районының бер авылында шәхси йортта янгын чыгып, ут эчендә 6 кеше һәлак булды. Аларның бишесе – алты айдан ун яшькә кадәрге балалар.

              

Тикшерүчеләр янгын чыгуга китергән ике сәбәпне фаразлыйлар. Берсе – ягыла торган мичне куллану кагыйдәләренең бозылуы, икенчесе – электр җиһазларын файдалану таләпләренең үтәлмәве.

Әлеге фаҗигале хәл уңаеннан гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда  һәр җирдә янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәү, ут-күз чыгуга юл куймау хакында сүз барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев  авыллардагы җитәкчеләргә күп балалы, бигрәк тә имин булмаган гаиләләрдә булып, аларның яшәү шартлары белән кызыксынып тору бурычын йөкләде.  Шулай ук өлкән яшьтәгеләр, ялгыз яшәүчеләр дә күз уңында булырга тиеш.

Кышкы суык көннәрдә янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре  аеруча актуаль төс ала. Мичкә ягып җылытыла торган, төрле сәбәпләр аркасында табигый газдан өзелгән йортларга аеруча игътибар итәргә кирәк.

Балалар үлеменә китергән фаҗига беркемне дә битараф калдырмасын, һәр кеше аннан гыйбрәт, сабак алсын иде.

 

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлки һәм Спас районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече Радис Инсапов:

 

Ут-күзне булдырмас өчен түбәндәге таләпләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк.

–Янгын хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәгән мичләрне файдалану тыела.

–Мич янганда аны караучысыз калдырырга ярамый.

–Сертификацияләнмәгән, ясалма электр белән җылыту җайланмаларын куллану тыела.

–Бер розеткага берничә электр җиһазын кабызу куркыныч.

–Өйдән чыгып киткәндә барлык электр приборларын сүндерергә кирәк.

–Балаларны үзләрен генә калдырмагыз, аларга ут белән шаяруның куркыныч булуын аңлатыгыз.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net