Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2016

Өметсез шайтан гына!

0

Менә, ниһаять, шәхсән үзем өчен бик озакка сузылган кебек тоелган яңа ел яллары узып та  китте. Яратмыйм  мин болай озакка сузылган ялларны.

Ләкин һәр нәрсәнең бер уңай ягы була, дигәндәй, ун көнлек ялларның да бер отышлы ягы бар: күптән күрешмәгән дусларың, туганнарың белән очрашу өчен җай чыга.

Шул ялларның берсендә апамнарга кунакка кайттык. Бер кат хәл-әхвәлләр сорашкач, сүз балаларга, мәктәптә, балалар бакчасында үткәрелгән чыршы бәйрәмнәренә, Кыш бабайның балаларга алып килгән “бүләкләренә” күчте.

– И, наныкай, балалар түгел, үзем дә ышанам әле мин Кыш бабайның барлыгына,–димәсенме апа, хисләргә бирелеп. Өйне яңгыратып, кычкырып көлеп җибәргәнемне сизми дә калдым.

 – Юләрләнмә инде, апай. Кеше көлдереп утырасың,– дим, әле һаман көлүдән тыела алмыйча.

 – Нишләп инде, ышанам шул. Яңа ел төнендә могҗиза көтеп, йокыга китә алмый ятам,– ди апам.

– Син түгел, инде малайларың да күптәннән ышанмый Кыш бабайга, –дим мин аның саен.

– Алай димә әле син, наным, Бөек  Устюгта, Лапландиядә яши, диләр бит аларны. Неужели син ышанмыйсың?! – дип тәкрарлады апам, нидер исбатларга тырышып.

Апамның хыялларга бирелеп сөйләгәнен елмаеп кына тыңлап утырдым мин. Кыш бабайлар турындагы күзаллауларын җимереп, бәхәсләшеп утырырга җөрьәт итмәдем. Хыяллансын рәхәтләнеп, тик ышана бирсен! Ул мизгелдә апамнан әле мин хәтта ак көнләшү белән көнләшеп тә куйдым. Әнә бит, ничек үзе өчен әкияти бер дөнья тудырып, Кыш бабайларның барлыгына ышанып, Яңа ел төнендә могҗиза көтеп, яхшыга өметләнеп яши.

Эх, безнең  дә бар иде  ул Кыш бабай белән Кар кызының киләчәгенә чын күңелдән ышанган чаклар. Җиргә тәүге кар төшүгә үк әтиебезне: “Чыршы киендерик инде”,– дип, аптыратып бетерә идек. Өйдә чыршы киендергән көн – бәйрәм көн белән бер иде. Шуннан башлана торган иде инде чыршы бәйрәменә әзерлек. Мәктәптә яисә балалар бакчасында, Кыш бабайга сөйләргә дип, шигырьләр бирәләр, җырлар өйрәтәләр. Әти-әниең сиңа матур күлмәк ала. Әниең шул күлмәгеңнең итәк очларына, җиңнәренә берсеннән - берсе матур мишуралар тегеп куя. Кергән һәркемгә киеп күрсәтә-күрсәтә, ул күлмәк пычранып бетә торган иде. Әнием күлмәкне  кабаттан юып, яңадан  бизи иде.

Матур киемеңне күрсәтеп, Кыш бабай янәшәсендә бөтерелеп йөрүләрем әле һаман истә. Кыш бабай белән, аңа якын килмичә генә (Кыш бабайга тиеп китсәң, боз кебек катып каласың, дип куркыта торганнар иде безне) төшкән фотосурәтләр әле һаман саклана миндә.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Гүзәл Хәбибуллина.

Фото: редакция архивыннан алынды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net