Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда быел 3 млн квадрат метрдан артык торак тапшырырга планлаштыралар

0

Республикада 2026 елда 3,175 млн квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 1,98 млн квадрат метр шәхси торак төзелешенә, 1,045 млн квадрат метр инвестиция сегментындагы күпфатирлы йортларга, ә 150 мең квадрат метр социаль ипотека программасы объектларына (республиканың 29 районындагы 107 йорт) туры килә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Аңа видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары кушылды.

Узган елдагы кебек үк, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дүрт программа эше дәвам итәчәк. Быел 641 ятим балага, биш һәм аннан да күбрәк балалы 21 гаиләгә, 61 яшь гаиләгә һәм мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм Чернобыль һаләкәтендә зыян күрүчеләр категориясеннән өч гаиләгә торак биреләчәк.

2026 елда мәгариф өлкәсендә 10 объект төзеләчәк: Кукмара, Бөгелмә районнарында һәм Казанда дүрт яңа мәктәп, шулай ук Әгерҗе, Буа һәм Минзәләдә узган елдан күчкән өч мәктәп. Финанслау лимиты 5,33 млрд сум тәшкил итә, дәүләт контрактлары февральгә планлаштырылган.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Алабугада яңа балалар бакчасы ачылачак, Питрәч һәм Яшел Үзәндәр ике объект төзелеше дәвам итәчәк. Узган елдан күчеп килүче балалар бакчаларында эшләр 49 проценткатәмамланган. Бюджет 1,38 млрд сум тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә Казанда кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итәчәк. Финанслау лимиты якынча 173 млн сум. Дәүләт контракты 30 гыйнварга билгеләнгән.

Спорт өлкәсендә 14 объект төзү планлаштырыла: дүрт ябык футбол манежы, алты универсаль спорт мәйданчыгы, өч боз аренасы һәм Казанда ачылачак Футболны үстерү үзәге. Боз ареналары Аксубай һәм Тукай районнарында төзелә.

Мәдәнияттә Минзәлә районында бер яңа объект төзү һәм Минзәләдә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларындагы ике объект төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Бюджет – 610 млн сум.

Экологиядә Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итәчәк. Эшләр 93 процентка тәмамланган.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 843 млн сумга җиде объект төзеләчәк: алты балалар сәламәтләндерү лагере һәм Яшел Үзән районында барлыкка киләчәк универсаль спорт мәйданчыгы. Биш лагерьдәге эшләр 8 процентка әзер.

Быел шулай ук 27 социаль инфраструктура объекты төзеләчәк: 21 башкарма комитет һәм алты халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты. Эшләрнең гомуми суммасы 297 млн сум тәшкил итәчәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net