Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары тышлык геройларын бер мәйданга җыйды

0

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары үзләренең тышлык геройларын бер мәйданга җыйды. Тантаналы очрашуда шулай ук журналларның редакция коллегиясе әгъзалары, партнер оешмалар вәкилләре катнашты.

Чарада «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков чыгыш ясап, басмаларның эшчәнлеген югары бәяләде һәм редакция коллективына алга таба да уңышлар теләде. Ул әлеге журналларның республика мәгарифе һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүдә мөһим роль уйнавын ассызыклады.

Журналларның баш мөхәррире Гөлүсә Закирова «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» басмаларының эчтәлеге, төп юнәлешләре белән таныштырды, ел дәвамында башкарылган эшләргә тукталды.

Очрашуда журналлар тышлыгында урын алган гаиләләр һәм мөгаллимнәр катнашты. Белем һәм тәрбия бирүдә мөгаллимнәрнең, гаиләләрнең һәм матбугатның бердәмлеге җәмгыятьнең ныклы нигезе булуын әлеге чара тагын бер кат раслады. «Мәгариф» журналы битләрендә республика мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән мөгаллимнәрнең, алдынгы белем бирү оешмаларының эшчәнлеге яктыртылса, «Гаилә һәм мәктәп» журналы милли гаилә кыйммәтләрен алга сөргән, традицияләр дәвамчыларын тәрбияләгән гаиләләрне киң җәмәгатьчелеккә таныта.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә катнашты.

Очрашу барышында редакцияләрнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, уртак проектлар һәм әһәмиятле башлангычлар искә алынды. Мәгариф һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә керткән өлешләре, нәтиҗәле һәм уңышлы хезмәттәшлек өчен партнерларга һәм актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова «Мәгариф» журналының актуальлегенә аерым басым ясады һәм хезмәттәшлек өчен журнал коллективына Рәхмәт хаты тапшырды.

«Журналдагы язмалар бүгенге замандагы яңалыклар белән бер адымда бара. Бу басма аша БДИ, һөнәри осталык бәйгеләре, нигезләмәләр турында мәгълүмат мәгариф системасында эшләүчеләргә вакытында җиткерелә. Мөгаллимнәребез, әти-әниләребез һәм укучыларыбыз журнал битләрендә үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат таба», – дип сөйләде ул.

Әлеге чара мөгаллимнәр, гаиләләр һәм матбугат вәкилләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга хезмәт итте һәм киләчәккә яңа максатлар билгеләү өчен әһәмиятле мәйданчык булды.

Гүзәл Закирова






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net