Мөхәммәтшин яшь парламентарийларның махсус операциядәгеләргә ярдәмен билгеләде
Махсус хәрби операция башланганнан бирле яшь парламентарийлар даими нигездә Татарстан хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икенче чакырылыш Яшьләр парламентының бишенче утырышында белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю һәм илтү турында бара. Республика Рәисе кушуы буенча Курск өлкәсенең Бөек Ватан сугышы ветераннарына ике мең азык-төлек җыелмасы җибәрелгән.
Моннан тыш, яңа регионнардагы халык, аерым алганда, Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре белән хезмәттәшлек җайга салынган, анда социаль учреждениеләр базасында өстәмә белем бирү кабинетлары ачылган. Шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтелә – кар чистартудан һәм утын әзерләүдән алып эчә торган су белән тәэмин итүгә кадәр.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов яшь парламентарийларга мөрәҗәгать итеп, аларның катлаулы мәсьәләләргә алынуын билгеләп үтте. Ул эшнең барлык этапларына профессиональ якын килүнең мөһимлеген ассызыклады – документлар әзерләүдән һәм дисциплинадан алып закон проектларын тирәнтен эшкәртүгә кадәр.
