Әлмәтле өйдәшенә пычак белән кадаган
Әлмәттә бер ханым никахсыз яшәүче иренә пычак белән кадаган.
Ханымның үзеннән үк хәбәр кергәннән соң урынга барып җиткән полицейскийлар күкрәгенә пычак кадалган ирнең үле гәүдәсенә тап булалар. 35 яшьлек ханым спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда ике арада низаг чыкканнан соң кулына кухня пычагы ала һәм иренең күкрәгенә кадый. Ир ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була.
Полицейскийлар вакыйга булган урыннан үтерү коралын һәм бушаган шешәләрне алалар. Ханым гаебен тулысынча таный. Аңа карата үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
