Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2016

Илмәт авылы мәдәният йортында Мәүлид кичәсе үтте

0

Тыгызынчы гыйнварда менә инде өченче ел рәттән Илмәт мәдәният йортында мәчет мөтәвәллияте, авыл җирлеге җитәкчелеге һәм Вәлиҗан хәзрәт инициативасы белән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам вә сәләллаһуның туган көненә багышлап Мәүлид кичәсе оештырылды.

Өйлә сәгатьләре якынлашканда Хәлил мәзиннең Корьәни-кәримнән аятьләр укуы белән башланып киткән чара имамның тирән мәгънәле вәгазь сөйләве белән дәвам итте. Кырыктан артык кешене җыйган (3-4 яшьлек сабыйлардан алып 85 яшьлек карчыкларга кадәр) сый-нигъмәт тулы табын артында очрашуларның кирәклегенә шик белдерүчеләргә карата да Вәлиҗан хәзрәтнең ныклы аргументы бар иде.

– Очрашу-аралашулар кирәк, чөнки күпчелек гавам белән сөйләшү өчен мондый форсаттан файдаланмасаң, тагын нинди юлын табасың. Кызганычка, күпләребез Аллаһка ышанабыз, дип әйтсәләр дә, мәчет ишеген ачып керергә ашыкмый. Шуңа да, үзебезгә халык арасына чыгуның төрле юлларын эзләргә туры килә, – диде хәзрәт. Миңа калса, Вәлиҗан хәзрәт әлеге сүзләре белән мең мәртәбә хаклы. Килешәсездер?

Авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Мингалиеваның чыгышы да игътибарга лаек. Ул, авылның дини һәм дөньяви тормышын алып баруда Вәлиҗан хәзрәт Гатауллинның тоткан урынын югары бәяләде.

– Кемгәдер авырлык, кайгы килсә, якын кешесен яисә туганын югалтса, ул – хәзрәт янына килә, чөнки аның башка барыр кешесе юк. Чынлыкта без һәммәбез ахыр чиктә аның ярдәменә мохтаҗ. Киләчәктә дә үзара бер-беребез белән аралашып, ныклы бәйләнештә торып яшәргә язсын иде, – диде ул.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗинның авыл җирлеге башлыгы чыгышына мөнәсәбәтле, җирлектә яшәүчеләрдән ирекле салым (җан башына 200 сум) җыюга карата хәерхаһлык белдерүе һәм быел да әлеге башлангычны дәвам итәргә чакыруы, кичәгә җыелучылар арасында аңлау тапкандыр, дип ышанасы килә. Әлеге гамәлнең уңай ягы да бар, җәмәгать, чөнки җирлекләрнең нык чикләнгән казнасын тулыландыру өчен республика бюджетыннан һәр җыелган сумга 4 сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Фирдәвес Хуҗин туган телебез (татар теле !) киләчәге өчен дә борчылу белдерде һәм үзе язган “Туган телем” шигырен укыды.

Мәүлид кичәсенең соңында мәчет картлары кыкырып тәкъбир һәм “Салават” әйтте. Мәктәп яшендәге балалар Коръәннән аятьләр укыды. Авылдашлар киләчәктә дә мондый очрашуларның дәвамлы булуларын теләп таралышты.

Фирдәвес ХУҖИН






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net