Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2016

"Татнефть"нең матбугат үзәге Гөлназны планшетлы итте

0

Бөтен хыялларның чынга ашачагына өметләр баглана торган гаҗәеп бәйрәм инде ул Яңа ел. Ничә генә яшьтә булсак та, күпләребезнең әкияткә һәм тылсымга ышанасы килә, шуңа күрә дә Яңа ел төнендә, сәгать уклары бергә кушылганда иң изге теләкләрне телибез һәм аларның тормышка ашачагына чын күңелдән ышанабыз.

Балалар Кыш бабайдан бүләкләрне аеруча көтеп ала. Ата-аналар ел саен чыршы төбенә күптән хыялланган уенчыгын куеп, сабыен бәхетле итәргә тырыша. Баласының күзләрендәге очкыннарны һәм көләч йөзен күрү – әти-әни өчен иң зур бәхет. Кызганычка каршы, бүләктән мәхрүм сабыйлар да бихисап, чөнки нәрсә турында хыяллануы турында Кыш Бабайның колагына пышылдап әйтер кешеләре юк. Әлбәттә, авыр хәлләргә дучар булган балаларны дәүләт игътибарсыз калдырмаска тырыша, балалар йортларында, күп балалы гаиләләрдә  тәрбияләнүчеләргә, физик мөмкинлекләре чикле сабыйларга татлы бүләкләр таратыла. Тик менә башкаларныкыннан аерылып торган, бик күптәннән хыялланган бүләккә дә ия буласы килә шул!

 Әмма үзеңнең яки дусларыңның һәм туганнарыңның балаларына бүләкләр әзерләгәндә, аларның шатлык-сөенечтән балкып торган йөзләрен күз алдына китергәндә, Кыш Бабай кебек мәрхәмәтле тылсымчыга ярдәм күрсәтергә безнең һәрберебезнең кулыннан килә. Моның өчен толып кияргә дә, сакал ябыштырырга да кирәк түгел. «Әлмәт таңнары» газетасы коллективы тарафыннан игълан ителгән «Сабыйга бәхет бүләк ит!» акциясенә калабызның барлык матбугат чаралары да кушылды. Әлеге игелекле гамәл дәвамлы булды.

2015 елның соңгы көнендә «Татнефть» ААҖнең техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибә тарату бүлеге Әлмәтнең Тюленин урамында яшәүче 17 яшьлек Гөлназ Шаммазовада кунакта булды. Кыш бабайның дөньяда барлыгына ышану яшеннән узса да, Гөлназ җирдә мәрхәмәтле, олы йөрәкле, юмарт куллы кешеләрнең булуына ихлас ышана. Кызганычка каршы, яшьтәшләре кебек чаңгыларда да, тимераякларда да җилдерә алмый ул. Физик мөмкинлекләре чикле дип әйтәләр андыйлар турында. Кыз 87 яшьлек Нурҗиһан әбисе белән гомер кичерә. «Ходай Тәгаләдән сәламәтлек һәм гомер сорап ялварам, мине оныгымнан, оныгымны миннән аерма дип үтенәм», - ди Нурҗиһан  апа.

Халыкта «дөя дә бүләк, энә дә бүләк», диләр. Компаниянең матбугат үзәге хезмәткәрләре Гөлназга тышкы дөнья белән аралашу чарасы – планшет бүләк итте. Шулай ук бәйрәм табынына тәм-томнар алу өчен бераз акчалата ярдәм дә күрсәтелде.

Планшет Интернетка тоташтырылды, дип хәбәр итте безгә Гөлназ. Димәк, хәзер кызның дөньякүләм пәрәвездә сәяхәт итәргә дә, дуслар табарга да мөмкинлекләре бар.

Әлбәттә, кызның барлык теләкләрен дә тормышка ашыру кулыбыздан килми, әмма бер генә булса да теләген үтәп, бәхетле мизгелләр бүләк итү көчебездән килә.

Наилә ГАНИЕВА

Иван ТКАЧЕНКО фотосы






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net