Әлмәтле 240 мең сумын"җилгә очырган"
87 яшьлек бабай шуның кадәр акчасын бер сәгатьтә югалта.
Иртәнге якта әлмәтленең телефонына шалтыратып, оныгының кеше бәрдерүен әйтәләр. Аны “коткару” өчен бабай дүрт телефон номерына акча күчерә. Арадашчы аша да ул күпмедер акчаны тапшыра. Шулай итеп кырыгалдарлар 240 мең сум акча эшли. Хәзер аларның эзенә полиция хезмәткәрләре төшмәкче, аларның кем булуын ачыклау бара.
