Буран көтелә, сак булыгыз
Чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрне буран һәм -30 градустан 0 градускача “сикереш”ләр булу мөмкинлеген истә тотып, Татарстанның федераль трассасында юл оешмасының белгечләре һәм техникалары дежур торачак.
Синоптиклар биргән мәгълүматларга караганда, төнлә юеш кар, урыны белән көчле, 22 м/с тизлеккә кадәр җитүче буран булыр дип көтелә. МЧСтан хәбәр итүләренчә, кар калынлыгы уртача 13 мм-га җитәчәк. Шул сәбәпле тәүлек буе дежур торачаклар. Бу көннәрне бик кирәк булмаганда ерак юлларга чыкмый торырга киңәш итәләр.
