Менә сиңа идән юучы!
«Газпром»да идән юучы булып эшләүче 44 яшьлек ханымны мал-мөлкәтсез калдыралар.
Бу хәл Яңа Мәскәүдә була. Ханымның «Мицубиси-Аутлендер» внедорожнигыннан 300 мең сумлык сумкасын урлыйлар. Dior сумкасы крокодил тиресеннән эшләнгән була. Шулай ук сумка эчендә банк карточкасы һәм башка документлар да булган. Хәзерге вакытта зыян суммасын билгеләү бара. Каракларны эзлиләр.
http://almet-rt.ru/tt/thebest/item/12775-men%D3%99-si%D2%A3a-id%D3%99n-yuuchyi.html
