Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2016

Балык Бистәсендә яңа мәдәни учак кабынды

0

Яңа ел бәйрәмнәре мәшәкать белән килсә дә, аның борчулары, гадәттә, шатлыклы була. Балыкбистәлеләр өчен дә киләсе 2016 ел шундый. Алар аны яңа Мәдәният йортын ачып каршы алды.

Хәер, Балык Бистәсендә мәдәният йорты булмады түгел, әлбәттә, булды. Никадәр талант биргән төбәк ничек инде мәдәният учагыннан башка яши алсын, ди?! Һәр татар кешесенә таныш булган артистлар–Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, язучы, шагыйрьләр–Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Вакыйф Нуруллин, Равил Фәйзуллин, Вазыйх Фатыйхов, композитор– Фәтхерахман Әхмәдиев, җырчылар–Зөфәр Билалов, Венера Шәмиева, Илназ Минвәлиев, Гүзәл Җәләлова–нәкъ менә Балык Бистәсе талантлары ул, дип горурлана районлылар. 30 декабрьдә Мәдәният йорты ачылышына кайткан Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге театр артисты Хәлим Җәләй дә Балык Бистәсенән чыккан кебек шулкадәр күп талантлар беркайда да юк, дип ассызыклады.
 
Яңа мәдәният йортында – яңа мөмкинлекләр
 
– Безнең район мәдәният йорты 1961 елда ук төзелгән. Әлбәттә, ул бүгенге заман таләпләренә туры килми иде. Бездә үзешчән сәнгать коллективлары күп,  республика күләмендә дә еш кына призлы урыннарга ия булабыз. Яшьләребез дә бик сәләтле. Шуңа мәдәният йорты проблемасы инде күптәннән калкып чыкты. Район җитәкчелеге исә яңа мәдәният йорты төзүне “Авыл клублары” программасына кертү өчен шактый тырышты. Әлбәттә, авырлыклар булмады түгел. Тик шуңа да карамастан, без аларны җиңеп чыктык. Алга таба да мәдәният юнәлешен үстерергә җыенабыз,–дип сөйләде мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова.
 
Элекке мәдәният йортында хореографик зал булмаган. Хәзер исә яңасында мондый мөмкинлек тудырылган. “Рапсодия”, “Кама йолдызчыклары” кебек хореография коллективлары ел саен республика күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар ала.
 
Фирдания Әхмәтҗанова әйтүенчә, хәзерге вакытта район мәдәният йорты каршында 22 түгәрәк эшләп килә. Киләчәктә аларның санын тагын да арттырырга җыеналар. “Моңа кадәр даими рәвештә түгәрәкләрне уздыра алмадык. Өлкән яшьтәге кешеләрне дә төрле коллективларга җәлеп итәбез,” – ди мәдәният йорты директоры.
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Вазыйх Фатыйхов.
 
Автор фотосы.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net