Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Самара өлкәсендәге Мәчәләй авылында Каһарманнарга багышланган чара узды

0

Самараның «Бердәмлек» газетасында Әлфия Таишеваның «Без истә тотачакбыз, димәк, сез яшәячәксез» дигән язмасы чыкты.

«Декабрь башында Похвистнево районының Мәчәләй авылы мәктәбендә иң кешелекле һәм иң югары дәрәҗәле исемгә – Ватан Герое исеменә багышланган чара үтте. Аның кысаларында укучылар Ватан, Каһарманнар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ә Мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш еллары җырларын башкардылар.

Укытучылар – Әлфия Миргалим кызы Таишева, Наилә Зөфәр кызы Таишева, Зөләйха Касыйм кызы Мияссәрова тарафыннан оештырылган тантаналы өлештән соң Артем Владиславович Атласов җитәкчелегендә хәрби-спорт уены уздырылды.

Әлеге бәйрәмнең гасырлар һәм буыннарны тере җеп булып бәйләүче гаҗәеп тарихы бар. Барысы да ерак үткәндә калган 1769 елдан башлана. Әби патша Екатерина II иң югары хәрби бүләкне – Изге Георгий Җиңүче исемендәге Император Хәрби орденын гамәлгә куя. Ул сугышта шәхси батырлыклар күрсәткән кешеләргә бирелә. Шулай, Россиядә «Георгий кавалеры» – тиңдәшсез батырлык синонимы барлыкка килә.

Александр Суворов, Михаил Кутузов, Фёдор Ушаков исемнәре – ул заманның горурлыгы. Ә батырлык символына әйләнгән кара-кызгылт сары тасмалы Георгий тәресен гади солдатларга һәм матросларга бирәләр. Бу тасма байрак кебек күп сугышлар аша үтә.

Әмма 1917 елгы инкыйлаб патша бүләкләрен бетерә. Тик батырлыкларны юк итеп булмый шул!

1934 елда Советлар Союзы Герое дигән югары исем барлыкка килә. Иң беренче булып ул суга баткан «Челюскин» параходы экипажын коткарган очучыларга тапшырыла. Ә аннан Герой йолдызы Бөек Ватан сугышында катнашкан маршал Георгий Жуков, яшь очучы Александр Покрышкин, Зоя Космодемьянская, Александр Матросов һәм башка Каһарманнар күкрәгендә «балкый». Бу исем халык исеменә әйләнә».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net