Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак
Татарстанда шушы көннәрдә кискен суытачак. «Татар-информ» га тиешле фаразны «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтте.
«Атнаның беренче яртысында бераз кар явачак, аннан ул туктый һәм атмосфера басымының интенсив үсеше башланачак. Бу салкыннарның көчәюенә китерәчәк», - дип хәбәр итте ул.
Аның фаразы буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе ТРда температура -8...-13 градус дәрәҗәсендә торачак, әмма чәршәмбедән аның акрынлап түбәнәюе башланачак. Бу чорда мул явым-төшем көтелми.
«Атна ахырына салкыннар сизелерлек көчәячәк. Көндезге температура -20 градуска якынлашачак, ә төнге сәгатьләрдә урыны белән -25...-28 градуска кадәр төшәргә мөмкин», – дип кисәтте Шувалов.
