Татарстанлыларны иртәгә көчле кар яву һәм юл шартлары начарлану турында кисәттеләр
Иртәгә, 11 гыйнварда, Татарстанның көнчыгыш районнарында һава торышы шартлары начараю көтелә. Бу хактар республика Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Төнлә һәм иртән көчле кар яву фаразлана. Юлларда кар өемнәре барлыкка килү ихтимал.
Бу хакта шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми кушымтасында да кисәттеләр.
«Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булырга киңәш ителә. Машиналар йөри торган юллар аша чыгу өчен җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны караусыз калдырмагыз, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм авыруларга ярдәм итегез», - диелә хәбәрдә.
Ашыгыч хәлләр килеп чыккан очракта 112 телефонына мөрәҗәгать итәргә була.
