Татарстанда гыйнварның беренче атнасында 300гә якын исерек машина йөртүчене тотканнар
Татарстанда гыйнварның беренче сигез көнендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш транспорт белән идарә иткән 299 машина йөртүчене тоткан. 2026 елның беренче дүрт көнендә инспекторларның 196 шундый кагыйдә бозучыны тоткарлавы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Рейдлар республиканың бөтен территориясендә үткәрелде.
Ведомствода искәртүләренчә, исерек килеш рульгә утырган өчен ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф каралган. Медицина тикшерүе узудан баш тартучыларга карата да шундый ук чаралар кулланыла.
Исерек хәлдә кабат рульгә утырган очракта җаваплылык шактый катгыйлана: машина йөртүчегә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный. Моннан тыш, судның гаепләү карары буенча аның транспорт чарасын конфискацияләргә мөмкиннәр.
