Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы сәбәпле, Казан һәм Түбән Кама аэропортларын яптылар
Татарстан территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында төнге 23:16 сәгатьтә хәбәр иттеләр.
Соңрак Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Әлеге чаралар иминлекне тәэмин итү өчен кирәк, дип аңлаттылар Росавиациядә.
Моннан тыш, бүген 02:48 сәгатьтә Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләренә БПЛА һөҗүм итү куркынычы янау турында игълан ителде. Әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләргә яшеренү урыннарына төшәргә киңәш ителә.
