Алабуганың «Кеше приюты»нда декабрьдә 6 меңгә якын кеше кайнар ризык белән тәэмин ителгән
Алабуганың «Кеше приюты»нда декабрьдә 5890 кешене кайнар аш белән тәэмин иткәннәр. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Алабугада «Кеше приюты» павильоны 2022 елның апрелендә барлыкка килде. Әлеге проект кысаларында «Алабуга» хәйрия фонды, шәһәр-районның актив яшьләре, эшмәкәрләр мохтаҗ, йорт-җирсез, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итә.
Бу ярдәм акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Мөмкинлеге булганнар мәчеткә ашамлыклар алып килеп тә әлеге игелекле эшкә үз өлешен кертә.
Павильоннар 3 урында: 6нчы микрорайонда (элекке сөт кухнясы, Нефтьчеләр урамы, 16Б), 4нче микрорайонда (Мәрҗани урамы, 28А), Горький урамы, 107 адресы буенча урнашкан.
Искәртеп үтәбез, республикада «Кеше приюты» проектын 2018 елда Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге башлап җибәрде.
