Зәйдә кар явуы көтелә
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, 8 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кар явачак. Көндез күпчелек районнарда шулай ук кар явуы, урыны белән бераз буран фаразлана.
Җил - көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 12-17 градус салкын тәшкил итәчәк, республиканың көнбатыш районнарында – 23 градуска кадәр. Көндез исә температура 7-12 градус салкын була.
Юлларда бозлавык саклана.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Казанда иртәгә шулай ук аязучан болытлы һава, кар көтелә. Төнлә 12-14 градус, көндез 7-9 градус салкын булуы фаразлана.
