Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате чыкты. Ул республика халкын якынлашып килүче 2026 ел белән котлады.

«Яңа ел бәйрәменә санаулы сәгатьләр калып бара. Аны без матур өметләр һәм якты ышанычлар белән каршы алабыз, узып баручы ел вакыйгаларын искә төшерәбез, эшебезгә йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә ниятләр корабыз.

2025 ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтү белән истәлекле булды. Бөтен республика күләмендә ветераннар белән очрашулар, каһарманнарны олылап тәбрикләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләү кебек тантаналы чаралар булып узды. «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының беренче этабы гамәлгә ашырылды, хәрбиләребезнең гаиләләренә ярдәм итү эше көчәйтелде. Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә ихтирам йөзеннән, гражданнар бердәмлеген ныгыту максатында 2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.

Форсаттан файдаланып, бүгенге көннәрдә алгы сызыкта көрәшүче, сугышчан постта торучы һәркемгә мөрәҗәгать итәм: без сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз, туган җиребезнең иминлеге һәм тынычлыгы өчен сезгә чиксез рәхмәтлебез. Җиңүгә какшамас ышанычыбызны белдереп, исән-имин кайтуыгызны көтәбез!

Узган елда республика сәнәгать җитештерүеннән алып авыл хуҗалыгы тармагына кадәр социаль-икътисадый үсештә тотрыклылыкны саклап калуга иреште. Моның нәтиҗәсендә авыл-шәһәрләребездә мәдәният сарайлары, яшьләр үзәкләре, спорт объектлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр, балаларны савыктыру лагерьлары, башка социаль учреждениеләр капиталь төзекләндерелде һәм яңалары төзелде.

2025 елда бөтен республика күләмендә коммуналь инфраструктура объектларын яңартып коруга, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре инфраструктурасын булдыруга юнәлтелгән программаларны үтәүгә керешелде.

Җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча инде ун ел дәвамында башкарыла килгән программада каралганча, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру максатында парклар, скверлар һәм елга ярлары тәртипкә китерелде. Быел алты йөз җитмештән артык ишегалды төзекләндерелде. Болар барысы да татарстанлылар күңелләренә шифа алып, ямьле ял итә алсын өчен эшләнде.

Безгә әле икътисадый һәм социаль өлкәләрдә, яңа технологияләрне үстерүдә байтак мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак. Кешеләрнең тормышын яхшырту, яшь буынга үз илебездә һәм туган республикабызда сәләтләрен ачу өчен мөмкинлекләр булдыру эшен киләчәктә дә дәвам иттерәчәкбез. Бердәмлегебез, оешканлыгыбыз һәм хезмәт сөюебезнең нәтиҗәләре күркәм булыр дип ышанам.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Яңа 2026 ел белән тәбрик итәм. Ул сезгә бары шатлык хисләре, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын бүләк итсен, тагын да зуррак уңышлар казану өчен көч өстәсен! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!» – диелә котлауда.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net