Тагын юл һәлакәте: Россия юлларында татарстынлалылар зыян күргән
Чиләбе өлкәсенең “Иртыш” трассасында ике Scania йөк автомобиле һәм ВАЗ 2106 машинасы бәрелешә.
Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры вакыйга булган урында ук җан бирә.
Новосибирск өлкәсе полция матубгат хезмәте хәбәр иткәнчә һәлак булган автомобиль йөртүче 3 гыйнвар кичендә алдан барган машинаны урарга каршы як полосага чыга һәм 27 яшьлек татарстанлы идарә иткән Scania автомобиле белән бәрелешә. Бәрелү шултиклем көчле була ки, нәтиҗәдә җиңел машинаны урап узган йөк машинасына алып ташлый. Анысын белән дә 35 яшьлек татарстанлы идарә иткән була.
Хәзерге вакытта һәлакәткә китергән сәбәпләрне ачыклау өчен тикшерү бара.
