Миңнеханов: Быел коммуналь инфраструктураны яңарту өчен финанслауны арттырдык
Татарстанда коммуналь системаларны яңартуга киләсе елларда аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
«Быел без коммуналь инфраструктураны яңарту өчен финанслауны күпкә арттырдык. Киләсе елда да бу кимемәячәк, чөнки системаның 30 процентын алыштырырга кирәк. Бу теманы бик җитди рәвештә алга җибәрәчәкбез», – диде Миңнеханов.
Федераль бәяләмә буенча, коммуналь челтәрләрне алыштыру программасы 4,5 трлн сумга төшәчәк. Татарстанда бу мәсьәлә болай хәл ителде: республика үз акчасын кертә, ә федераль бюджет алдындагы бурычы юкка чыгарыла, дип аңлатты Татарстан Рәисе.
«Инфраструктура – кешеләрнең тормыш сыйфаты. Әгәр сездә нормаль су, энергия, җылылык булмаса, кешеләрнең кәефе нинди була ала? Бу – бик мөһим юнәлеш», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
