Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2025

Бер балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека ставкасын саклап калырга тәкъдим иттеләр

0

Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина Россия Финанс министрлыгына бер балалы гаиләләр өчен гаилә ипотекасы буенча ташламалы ставканы 6 процент дәрәҗәсендә саклап калу тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллады. Документ РИА Новости карамагында бар, диелә хәбәрдә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, ведомствода хәзерге вакытта гаилә ипотекасы буенча ставканы гаиләдәге балалар санына карап үзгәртү механизмы карала. Бер балалы гаиләләр өчен гаилә ипотекасы буенча ставканы 12 процент, ике балалы гаиләләр өчен 6 процент, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен 2-4 процент дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителә.

«Бер балалы гаиләләр өчен ставка дәрәҗәсен саклап калып, ике, өч (һәм аннан да күбрәк) балалы гаиләләр өчен гаилә ипотекасы буенча ставканы киметү мәсьәләсен карауны сорыйбыз», - диелгән финанс министры Антон Силуанов исеменә юлланган мөрәҗәгатьтә.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә гаилә ипотекасы буенча ставка барлык гаиләләр өчен 6 процент тәшкил итә.

«Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты күп балалы гаиләләр өчен процент ставкасын киметү (һәм хәтта аны бетерү) идеясен тулысынча хуплый, ләкин бер балалы гаиләләр өчен гамәлдәге ставканы шулкадәр күпкә (ике тапкырга) арттыру тәкъдимен хуплый алмый», - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Моннан тыш, Останина фикеренчә, гамәлдәге ставка белән инде гаилә ипотекасы алган һәм аны түләүче гаиләләр өчен ставканы арттыруны тыю мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

«Гаилә ипотекасы буенча ставка базар ставкасы дәрәҗәсеннән күпкә түбәнрәк булырга һәм бала табу өчен стимул булырга тиеш, дип саныйбыз. Тәкъдим ителә торган ставка (12 процент) стимуллаштыру чарасы буларак карала алмый. Бу, кредит буенча кертемнәр арту сәбәпле, гаиләләрнең торак алу мөмкинлеге кимүгә генә китерәчәк. Бу очракта демография артуда уңышлар була алмый», - дип йомгаклады ул сүзен.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net