Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булу турында кисәтү игълан ителде
Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
28 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр чорда кайбер районнарда 4 нче класслы янгын куркынычы сакланачак.
