Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2025

Илсур Һадиуллин көзге муллык ярминкәсендә: Балаларны бары тик хезмәт кенә тәрбияли

0

Казан агросәнәгать паркында чираттагы көзге ярминкә үткәрелде. «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсенә Арча, Мамадыш, Лаеш, Саба, Сарман, Актаныш, Нурлат, Әтнә, Минзәлә, Аксубай, Менделеевск, Түбән Кама һәм башка районнар килгән иде. Алар күргәзмәләр, сәүдә нокталары һәм фотозоналар ясап куйдылар. Ярминкә вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән сөйләште.

«Бүген ярминкә – бик истәлекле бәйрәм! Чөнки ул урта һөнәри йортларның төзелүенең 85 еллык юбилеена багышланган. Әлеге уку йортларында чын уңганнарны, хезмәт кадрларын әзерлиләр. Ә хезмәт кадрлары – безнең илнең алтын фонды. Юбилей уңаенннан барлык коллегаларны тәбрик итәбез, сәламәтлек һәм иминлек телибез. Монда җыелган халыкның барысы да сөенә, үзләренең җирләрендә яшелчә-җимеш үстерә, аны эшкәртә һәм алып килеп сата. Бу – безнең өчен гаять зур шатлык! Балаларны бары тик хезмәт кенә тәрбияли, хезмәт аларны кеше, шәхес итә һәм, әлбәттә, яшәргә өйрәтә», – диде ул.

Мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентларының авыл хуҗалыгы продукциясе һәм иҗат эшләнмәләре республика ярминкә-күргәзмәсен үткәрү «Профессионалитет» федераль проекты максатларына туры килә. Ул урта һөнәри белем бирү системасын комплекслы яңадан эшләтеп җибәрүнең локомотивы булып тора.

«Әлеге ярминкә-күргәзмәсендә республиканың 300дән артык мәктәбе үзләренең участокларында үстерелгән сый-нигъмәтләрне тәкъдим итте. Алар бөтенесе безнең бәрәкәтле Татарстан җирендә үстерелүе белән дә игътибарны җәлеп итә, аласы килеп тора. Ярминкәне күпләр көтеп ала, халык үзенә экологик яктан сыйфатлы, витаминлы продукция алырга тырыша. Башка төбәкләрдән дә килүчеләр бар. Башка регион номерлары белән машиналар тезелеп киткән, димәк, Татарстанда җитештерелгәнне алырга теләүчеләр күп», – дип ассызыклап алды министр.

  • Яшьләрнең колледжларда белем алуга кызыксынуын исәпкә алып, бу төр ярминкәнең төп бурычы – кадрлар әзерләүнең тармак моделен киң тарату һәм кирәкле һөнәрләр буенча белгечләрне массакүләм әзерләү. Әлеге чара шулай ук мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге линиясе буенча гамәлгә ашырылучы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларын үти һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, көллиятләрдә һәм техникумнарда белем алуның абруен күтәрүгә ярдәм итә.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net