Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре 90 процентка төгәлләнгән
Татарстанда быелгы күпфатирлы торак йортларны ремонтлау программасы бүгенге көнгә, 27 сентябрьгә, 90 процентка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Төбәкнең барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада шулай ук республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
«Ике атна дәвамында ремонтланган йортлар исемлеге 23 муниципалитеттагы 156 объектка артты. Республиканың 19 муниципаль берәмлеге эшләрне тулысынча төгәлләү турында хәбәр итте», - диде докладчы.
577 күпфатирлы йортта капиталь ремонт тулысынча төгәлләнгән. 260 йортта ремонт эшләре дәвам итә, дип ачыклык кертте Айзатуллин.
Ике атна элек ТР Төзелеш министрлыгы җитәкчесе капиталь ремонт программасы кысаларында 65 күп фатирлы йортта сезонлы эшләр төгәлләнмәгән ун районның башлыкларын вазгыятьне шәхси контрольгә алырга чакырган иде.
