Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2025

Краснов һәм Миңнеханов Казанда Уктан ату үзәге төзелешенә старт бирде

0

Бүген Татарстан башкаласында «Тасма» олимпия резервындагы мәктәп территориясендә Уктан ату үзәге төзелеше башланды. РФ Генераль прокуроры Игорь Краснов һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшне башларга старт бирде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Аерым алганда, Игорь Краснов чыгышында яңа спорт үзәгенең балалар һәм яшьләр өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары һәм тулаем гражданнар өчен дә тарту ноктасы булачагына ышаныч белдерде. «Сезгә укларыгызның үзегез билгеләгән юнәлештә хәрәкәт итүен телим! Һәрвакыт унлыкка эләксеннәр! Хәерле юл», - дип теләде генпрокурор.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мөһим проект тарихи урында, «Тасма» стадионы янында гамәлгә ашырыла. «Безнең бурыч - Татарстан Республикасы көненә, 30 августка әлеге объектны файдалануга тапшыру. Ул безнең балалар, яшьләр традицион спорт төрләре белән шөгыльләнсеннәр өчен кирәк», – дип ассызыклады ул.

Татарстан Рәисе дәрәҗәле кунакка Казанга килүе– беренче чиратта яңа үзәк төзелешен башлап җибәрүдә катнашырга вакыт тапканы өчен, шулай ук уктан ату буенча Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына IV Бөтенроссия ярышларын ачуда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга актив шөгыльләнергә һәм тырышып эшләргә, ярышларда беренче урыннарны алырга һәм иң яхшылары булырга теләде.

Спорт комплексы «Тасма» олимпия резервындагы мәктәп территориясендә урнашачак. Хәзер аның базасында 93 укчы спортчы шөгыльләнә. Уктан ату бүлеге биредә 2009 елдан бирле эшли, ул Татарстанда спортчы-укчыларны әзерләү өчен бердәнбер мәйданчык булып тора.

Уктан ату үзәге профессиональ спортчыларны да, спортның бу төрен яратучыларны да әзерләү өчен билгеләнәчәк. Ул барлык халыкара стандартларга җавап бирә һәм спортчыларга ярышларга уңышлы әзерләнергә мөмкинлек бирә торган уникаль югары дәрәҗәдәге махсуслаштырылган мәйданчыкка әверелергә тиеш.

Объектның берьюлы 160 укчыны өйрәтергә мөмкинлек бирә. Спорт зонасы 70 метрга кадәр дистанцияләрдә ату өчен каралган. Тамашачылар өчен 200 урынлык мобиль трибуналар, ә спортчылар өчен җиһазландырылган сигез киенү-чишенү бүлмәсе каралган.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net