Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2025

Бакуда Азәрбайҗан татарлары тарихына багышланган чара узды

0

21 сентябрьдә Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллегендә Азәрбайҗан татарлары тарихына багышланган чара узды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бакудагы Каюм Насыйри институты үзәге җитәкчесе Эльмира Юсифли хәбәр итә.

Фото: Эльмира Юсифли

Мәгариф-мәдәният үзәге җитәкчесенең «Чын күңелдән» дип аталган авторлык проекты Азәрбайҗанда татар иҗтимагый хәрәкәте активистларын һәм тарих сөючеләрне җыйды. Кереш сүз белән Эльмира Юсифли чыгыш ясады, ул кыскача Азәрбайҗанда татарларның беренче тапкыр пәйда булуы һәм аларның бу илгә күченү сәбәпләре турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар татар җәмгыятенең рухи һәм мәдәни мирасына бәйле кызыклы темалар белән таныштылар.

Беренче тема ишан, Коръән-хафиз Гарифулла Яруллинга багышланган иде, ул гаиләсе, хатыны Хөсниҗамал һәм балалары белән Татарстаннан Азәрбайҗанга 1930 елларда күчеп килә. Шулай ук «Туган тел» татар мәдәнияте берләшмәсенә нигез салучы Нияз Яруллин турында презентация күрсәтелде, Гарифулла һәм Нияз Яруллиннарның тормыш һәм эшчәнлекләре тарихы турында сөйләделәр.

Очрашуга Азәрбайҗанда татар диаспорасы аксакалы Әхмәт Яруллин чакырылган иде. Ул үзенең бабасы һәм әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты, тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Кичәнең музыкаль өлешен опера җырчысы Илһам Гамидов дәвам итте. Ул «Әнием» һәм «Минем юлым» җырларын башкарды.

Икенче тема Дианша Рәхимов җитәкчелегендәге «Яшьлек» татар эстрада ансамбленең иҗади эшчәнлеген яктыртты. Әлеге төркем 1970 елларда Азәрбайҗанда татар җырларын башкарып таныла. Әлеге теманы яктыртырга татар диаспорасы активисты, музыкант һәм җырчы Рәшит Темирбулатов чакырылган иде. Ул ансамбль составы турында сөйләде, коллективта катнашучылар белән бәйле кызыклы тарихларны искә алды. Ул шулай ук 1971 елда Бакуда узган татар эстрадасы мэтры Илһам Шакиров концерты тарихына да кагылды, җырчы репертуарыннан «Чулпан» җырын башкарды.

Фото: Эльмира Юсифли

«Эзлим сине» исемле өченче тема чит җирдә туганнарны эзләүнең кызыклы мизгелләрен ачты. Эльмира Юсифли Яхиннар, Мөхәммәтҗановлар, Алиевлар һәм Абүбәкеровларның аилә тарихлары турында сөйләде. Кичәнең кульминациясе «Лала» ансамбле башкаруындагы «Аерылмагыз» җыры булды.

Фото: Эльмира Юсифли






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net