Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде
Казан шәһәре Думасы сессиясендә тагын берничә мөһим карар кабул ителде. Метшин тәкъдим иткән кандидатуралардан Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасарлары сайланды.
Беренче урынбасары яңадан Денис Калинкин булды, урынбасары – Евгения Лодвигова. Команданы шулай ук вице-мэр сыйфатында элек Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән Гүзәл Сәгыйтова тулыландырды.
Калинкин Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ачык конкурс башлануы турында игълан итте. Сайлап алу йомгаклары буенча конкурс комиссиясе соңгы сайлау һәм билгеләү өчен кандидатуралар исемлеген тәкъдим итәчәк, җиңүче белән контракт төзеләчәк.
Конкурс комиссиясе составына Казан мэры Илсур Метшин, муниципалитет башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, ТР Премьер-министры урынбасары һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм муниципалитет башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова керде.
Кандидатларның РФ гражданлыгы, югары белем һәм җитәкче вазифаларда эшләү тәҗрибәсе (муниципаль хезмәттә кимендә ике ел яки белгечлек буенча дүрт ел) булырга тиеш.
Документларны 26 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр Башкарма комитетның кадрлар сәясәте идарәсенә тапшырырга мөмкин. Шәхси әңгәмәләр гариза бирү датасына карап чиратлап узачак. Конкурс 13 октябрьдә Казан Ратушасында була.
