Татарстанда 27 сентябрьгә кадәр урманнарда янгын чыгу куркынычы югары була
Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4нче класслы куркыныч) булу сәбәпле, Татарстанда 23-27 сентябрьдә урыны белән шторм кисәтүе гамәлдә була. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әлеге чорда ылыслы яшь урманнарда, зарарланган урман участокларында, торфлы сазлыкларда, шулай ук үлән кипкән урыннарда һәм агач ябалдашлары астында учак ягу һәм ачык уттан файдалану катгый тыела.
Моннан тыш, янып торган шырпы, сигарет һәм тәмәке трубкаларыннан кайнар көл ташлау, ау вакытында янучан яки пыскып яткан материаллардан пыж куллану, шулай ук майланган яки янучан матдәләр сеңдергән материалларны моның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру тыела.
